Эсседә Татарстан урманнары көн саен һавадан һәм җир өстеннән күзәтелеп тора

Бу эссе һәм коры көннәрдә Татарстан урманнарына көндәлек мониторинг һәм авиапатрульләр оештырыла.

“Урманнарны һавадан һәм җир өстеннән күзәтәбез. Татарстан Гидрометеорология үзәге белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алардагы һава температурасына күз-колак булып торабыз. Профессиональ очучы белән самолеттан күзәтеп йөрибез. 21 июньдә ул Татарстанның барлык урманнары өстеннән зур боҗра ясап очып узды. Алты сәгатьтән артыграк вакыт эчендә 800 чакрымнан күбрәк юл узылды”. – ди урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.
Урман хуҗалыгы министрлыгы “Авиатор” авиация-укыту үзәге белән урманнарны күзәтү буенча контракт төзегән. Күзәтү “Cessna 172” очкычы ярдәмендә алып барыла. Моннан тыш җир өсте патрульләре дә урман фондын күзәтеп тора.


Фикер өстәү