3 балалы татар-башкорт эстрадасы җырчысы янәдән кияүгә чыга. Ул аерылышуы хакында сөйләмәгән иде

Татар-Башкорт эстрадасы җырчысы Лилиана Ирназарова икенче тапкыр кияүгә чыга. Ул бу хакта социаль челтәрендә хәбәр итте.

Лилианага туган көне көнне Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. «Мин «әйе» дип әйттем! 7.11.2023», – дип язып, йөзек һәм чәчәк бәйләмен фотога төшереп куйган ул.

Лилиананың 3 улы бар. Шунысы бар — җырчы ире белән аерылу хакында тамашачыларына сөйләмәгән иде. Шуңа әлеге яңалык күпләрне гаҗәпләндергән.

 


Фикер өстәү