Татар эстрадасы җырчысына бер таныш булмаган егет кияүгә чыграга тәкъдим ясаган — ул ризалашкан

Җырчы Лэйнага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Романтик вакыйга Башкортстанның Бишбүләк районындагы бер туйда була. Лэйна анда яшьләргә җыр бүләк итәргә килгән була. Шунысын да искәртик, аңа тәкъдим ясаган егетне үз гомерендә беренче тапкыр күрә.

«Мин «Малай на белом Барсе» түгел түгелен, кара «Камри»да йөрим. Шулай ук без – төрле командалар: син – «Ак Барс», ә мин «Салават Юлаев» өчен җанатам.

Сине тасвирларлык сүзләр юк, бары тик тәкъдимем генә бар. «Чык миңа кияүгә», – ди егет һәм Лэйнага йөзек урынына киндер-сюрприз суза.

Гаҗәпләнүдән башта сүзсез калган Лэйнаның җавабы уңай була.

«Мин сюрпризлар яратам, шуңа «әйе», – ди ул

«Бишбүләкне мин инде беркайчан да онытмам. Туйга килеп, тиздән үземнең дә туемны бәйрәм итәргә туры килер, дип уйламаган идем, өстәвенә, бөтенләй таныш түгел кеше белән», – дигән ул.

Лэйнаның «әйе» дию хакмый, ялганмы икәнен вакыт күрсәтер.

 


Фикер өстәү