Татарстанда “күп балалы” чыршы пәйда булган

Яшел Үзәнгә керү юлында урнашкан стела янында “күп балалы” Яңа ел чыршысы пәйда булган. 

Биредә гадәттәге Яңа ел “сылуы” янәшәсенә “балаларын” – бәйрәмчә бизәлгән 7 кечкенә чыршы куйганнар. Чыршы астындагы “Күп балалы булырга   теләсәң,  аның белән фотога төш” дигән язу да игътибарны әллә кайдан җәлеп итеп тора. Әлеге идеянең авторы – шәһәр мэры Михаил Афанасьев. Стела янында яңа өйләнешкән парларның истәлеккә фотога төшүен истә тотып, шундый тәкъдим белән чыккан ул. Зәлия һәм Зөфәр Әхмәдиевләр “күп балалы чыршы” янында фотога төшкән беренче парга әйләнгән.

– “Күп балалы” чыршы янәшәсенә басып фотога төшкәнсез икән, димәк, Яшел Үзән сездән кимендә өч бала көтәчәк” , – дип шаярткан мэр.

Моңа кадәр шәһәрдә кемнәрнеңдер Тынычлык микрорайонындагы төп чыршыга кул сузулары – гирлянданы өзеп, чыршы ботакларын сындырулары турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү