Афанасьев Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарачак

Татарстанның Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советы утырышында билгеле булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе вазифасына Михаил Афанасьев кандидатурасын тәкъдим итте. «Татарстан Президенты кушуы буенча мин сезнең белән. Район башлыгы булып 9 ел эшләү миңа билгеле бер тәҗрибә бирде. Яшел Үзән районы, әлбәттә, зуррак территория һәм зур эш күләме. Депутатларга, предприятие җитәкчеләренә, сәнәгатьчеләр һәм авыл җирлекләре башлыкларына таянып, без эшне дәвам итәчәкбез, җиңәчәкбез һәм алга барачакбыз дип уйлыйм. Безнең бурыч бер генә һәм гади —ул да булса кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләү», — диде Афанасьев, депутатларга мөрәҗәгать итеп.

 «Татар-Информ»


Фикер өстәү