Мальдивта яшәүче Диләфрүз Гарифуллина: «Яңа елга әллә ни игътибар бирелми»

Яңа ел ул – һәр халык өчен могҗизалы бәйрәм. Тик аны төрле җирдә төрлечә каршы алалар, озаталар. Кайдадыр чыршыны бизәп, кайнар ком өстенә утыртып куялар, кемдер аны, Яңа ел төнен көтеп тормыйча, ерак киштәләргә яшерә. Мальдивта яшәүче һәм бүгенге сораштыруда катнашучы Диләфрүз Гарифуллина Яңа елны ничек каршылаулары хакында сөйләде.

– Мальдив утрауларында ислам дәүләт дине булгач, биредә Яңа елга әллә ни зур игътибар бирелми. Ләкин мин халыкара кунакханәдә эшлим, шуңа күрә, башкаларында кебек үк, без әлеге бәйрәмне уздырабыз. Биредә әллә ни үзгәрешләр юк: шул ук Кыш бабай, шампан шәрабе, бүләкләр һәм салют! Кунаклар игътибарларын, Яңа елдан бигрәк, Раштуа бәйрәменә бирә. Узган елны бу вакытта мин Франциядә идем. Анда да Раштуа бәйрәме алдыннан шау-гөр киләләр, зур итеп бәйрәм итәләр. Яңа елны да билгеләп үттек. Матур теләкләр, балаларга бүләкләр, искиткеч салют һәм сәгать угы уникегә җиткәндә бергәләшеп калган секундларны санау… Мин бәйрәмне шулай ук үзем эшли торган кунакханәдә үткәрдем. Төрле илләрдән килгән, төрле телләрдә сөйләшүчеләрне алар телендә котладык. Мин исә, рус телен бердәнбер белүче буларак, теләкләремне русча җиткердем. Инде икенче Яңа елымны гаиләмнән читтә үткәрәм. Ә гаиләбез белән каршылаганда, безнең бер матур традиция бар иде: мин туган апам белән бергә, төнге унике тулгач, чана шуарга чыгып китә идек тә, рәхәтләнеп күңел ачып, салютлар карап, арып-талып, иртәнге якта гына кайтып керә идек. Быел пандемия тормышыбызга үзгәрешләр кертте, бәйрәм ничек узар – әлегә билгесез.


Фикер өстәү