– Мөселманнарга чыршы бизәргә, Яңа ел каршыларга ярыймы? Соңгы арада бәйрәм алдыннан фотосессия ясау да традициягә әйләнде бит. Анысына дин нинди карашта икән?
Венера Сәлимова. Арча
Сорауга Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.
– Мөселманнарга Яңа ел каршыларга рөхсәт ителә. Әмма бу бәйрәмдә мәҗүсилек белән бәйле йолалар булса, аларны үтәргә ярамый. Чыршы бизәү – шушы мәҗүсилек белән бәйле йола. Шуңа күрә мөселман кешесенә бу эшне башкару киңәш ителми. Ә менә Яңа ел алдыннан фотосессия ясауның зыяны юк.
Фото: pixabay.com