Македониядә яшәүче Кирил Тодороски: «Бездә Яңа ел туй кебек уза»

Яңа ел  ул – һәр халык өчен могҗизалы бәйрәм.  Тик аны төрле җирдә төрлечә каршы алалар, озаталар.  Кайдадыр  чыршыны бизәп, кайнар ком өстенә утыртып куялар, кемдер аны, Яңа ел төнен көтеп тормыйча, ерак киштәләргә яшерә. Читтә яшәүче һәм бүгенге сораштыруда катнашучыларыбыз Яңа елны ничек каршылый соң?

– Македониядә Яңа ел, Татарстанга караганда, ике сәгатькә соңрак бәйрәм ителә. Бәйрәм итү башка илләрдәге кебек дисәң дә була. Яңа ел тыныч кына, ә Раштуа гөрләп уза. Узган елларда Яңа елны клуб яки ресторанда каршылый идек. Туйга барып кайткан кебек кенә уза ул. Быел бәйрәмне өйдә генә уздырабыз – таләпләр шундый. Рестораннар, кафелар кичке сәгать алтыга кадәр генә эшли. Бездә өй эчендә дә, тышында да, ишегалдында да – бөтен җирдә диярлек төрле-төрле утлар белән балкучы гирляндалар. Чыршыны да матур итеп бизибез. Бәйрәм табыны Россиядә бик популяр оливье салатыннан башка булмый. Дуслар, туганнар җыелышып, музыканы бөтен көченә кабызып, шаулап бәйрәм итәбез.

 


Фикер өстәү