Япониядә Юто Хисияма: «Яңа елны чиста күңел белән каршылыйбыз»

Яңа ел  ул – һәр халык өчен могҗизалы бәйрәм.  Тик аны төрле җирдә төрлечә каршы алалар, озаталар.  Кайдадыр  чыршыны бизәп, кайнар ком өстенә утыртып куялар, кемдер аны, Яңа ел төнен көтеп тормыйча, ерак киштәләргә яшерә. Читтә яшәүче һәм бүгенге сораштыруда катнашучыларыбыз Яңа елны ничек каршылый соң?

Юто Хисияма (Япония):

– Яңа ел бәйрәме – Япониядә иң мөһим бәйрәм. Ул беренче гыйнвардан өченче гыйнварга кадәр дәвам итә. Бу көннәрдә без барлык туганнар белән җыелып бәйрәм итәбез. Башта без, Яңа ел бәйрәмен чиста күңел белән каршы алу өчен, 31 декабрьгә кадәр өйне чистартабыз һәм «Ненгадзё» дип аталган Яңа ел тәбрикләмәсен язып, дусларыбыз, туганнарыбыз, танышларыбызга җибәребез. Яңа ел бәйрәмендә синтоизм яки буддизм гыйбадәтханәләренә барып, анда Яңа ел безгә саулык, сәламәтлек, бәхет алып килүен телибез. Бу чара «Хацумодэ» дип атала. Өй ишеге алдына «Кадомацу» дип аталган, нарат һәм бамбуктан ясалган бизәкне салабыз. Бу бизәк Яңа ел хуҗасын каршы алу өчен салына. Синтоизм буенча, Яңа ел хуҗасы бәйрәм көнне кешеләргә бәхет алып килә, дип санала. Бездә Кыш бабай бар, ләкин Кар кызы юк. 31 декабрьдә без «Тоси-коси соба» дигән озын токмачны бу токмач кебек озын гомер теләп ашыйбыз. Ә бәйрәм бизәге – Яңа ел чыршысы 25 декабрьгә кадәр генә куела, соңыннан алына. 31 декабрьдә шәһәр мәйданнарында бәйрәмнәр уздырылмый, чөнки күп кеше авылларга кайтып китә.


Фикер өстәү