Америкада яшәүе Гөлгенә МакКол: «Аэропортлар бу көнне кырмыска оясын хәтерләтә»

Яңа ел  ул – һәр халык өчен могҗизалы бәйрәм.  Тик аны төрле җирдә төрлечә каршы алалар, озаталар.  Кайдадыр  чыршыны бизәп, кайнар ком өстенә утыртып куялар, кемдер аны, Яңа ел төнен көтеп тормыйча, ерак киштәләргә яшерә. Читтә яшәүче һәм бүгенге сораштыруда катнашучыларыбыз Яңа елны ничек каршылый соң?

Гөлгенә МакКол (Америка, Миссури штаты):

– Америкада бәйрәмнәр сезоны Рәхмәт әйтү көне белән (День благодарения), ноябрьнең соңгы чәршәмбесеннән башланып китә. Тарих буенча бу көнне Төньяк Америкага күчеп килгән европалылар беренче тапкыр җирле индеец кавемнәре белән, уртак табынга утырып, ризык бүлешеп бәйрәм иткәннәр. Бу үзенә күрә җирле халыкның күчмә халыкны кабул итүе, тәҗрибә уртаклашу формасында булган. Шуннан бирле алар бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгән. Рәхмәт әйтү көне чәршәмбе була, шул көнне үк чыршыны да бизәп куялар. Ә икенче көнне «кара җомга» – бәйрәм алды сатулары башлана. Моннан тыш, 25 декабрьдә Америкада христиан дине бәйрәме – Раштуаны бәйрәм итәләр. Бер-береңә бүләкләр бирешү, бөтен гаилә белән уртак табынга җыелышу – бәйрәмнең күркәм традицияләре. Илнең төрле төбәкләрендә яшәгән туганнар бергә җыела, аэропортлар бу көннәрдә кырмыска оясын хәтерләтә. Кибетләрдә дә мәхшәр: бөтен халык бүләк сайлый. Традиция буенча, Санта Клаус Раштуа төнендә, йортлар буйлап йөреп, балаларга бүләк тарата. Яңа ел да бәйрәм ителә, әмма Раштуага караганда тынычрак уза ул. Гадәттә, халык өйдә генә табын әзерли, төрле өстәл уеннары уйнап, телевизор карап Яңа елны каршылый.


Фикер өстәү