Татарстанда коронавирусның 85 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 85 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бер очрак читтән кертелгән, калганнары авыру йоктырган кеше белән аралашкан. 31 кеше хастаханәгә салынган, 54 авыру өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Тәүлек эчендә авыручылар арасында 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге татарстанлылар иң күбе — 27. Шулай ук 30дан 50 яшькә кадәрге категориядә 22 кеше, 50дән 60 яшькә кадәрле төркемдә — 19 кеше ачыкланган.

Казанда 34 очрак, Чаллыда — 11, Түбән Кама районында алты очрак теркәлгән.


Фикер өстәү