«Нурулла» /Нәбирә Гыйматдинова/ Повесть

(Повесть)

-1-

…Нибарысы төш кенә иде ул… Нибарысы төш кенә… Йөрәккә китереп бәрергә шул җитә калды микәнни?

– Аулда нихәлләр соң, бичәсе? Газраил берәрегезне чүпләмәдеме? – диде Нурулла, башын күтәрмичә генә. Бу уйлардан аның мие ташка әйләнгән сыман иде.

Сүзгә саран хатыны артык җәелмәде:

– Тыныч үзе, – диде.

– Өеңә караклар керсә дә, сиңа тып-тыныч! – Ир мондый җаваптан һич канәгать түгел иде. – Нишләп сөйләшергә иренәсең син, ә? Һәр сүзең алтын кыйпылчыгы мәллә? Әй, синнән ни көтәсең! Минем исемемне дә яртылаш кыскарткач теге.

– Ник битәрлисең, Нурла? Син минем белән сирәк яшәдең. Кунарга да кайтмый идең кайчак. Капкаңның кайда икәнен оныта идең.

– Менә, менә, телең ачылды, бичәсе! Анысы дөрес, колхоз рәисенең йорты хуҗалык аның. Төнлә кибән төпләрендә әз йокламадык без, арыта да, чүт кенә ятып аякларны языйм дисең дә, кояш белән бергә уянасың. Җә, үзгәреш-фәләннәр дә юкмы Чурайбатырда?

– Өч айда ни үзгәрсен икән, Нурла.

– Өч ай озын ара, дөньясы уптым илаһи җимерелергә була.

– Аумады-егылмады, үз аягында  басып тора аул. Бер әрбир бар барын…

Хатыны ирен чите белән генә көлемсерәде.

– Җә, сүзеңне кое төбеннән багор белән тартып алгыры! – диде Нурулла, түземсезләнеп. – Нинди әйбер ул?!

– Сиңа әкәмәт кушамат тактылар, Нурла.

– Кушамат?! Мир кушканын кая куйдылар?

– Патша димиләр хәзер. Хастаханәгә кантур кызлары хәлеңне белергә баргач, син үзең: «Мин барыгызны да үтәли күрәм», – дигәнсең лә.

– Күрәм шул! Егерме ел колхоз тәхетендә утыр да, кешеләрне үтәли күрмә, имеш! Кем ничек сулаганына кадәр тоям мин. Зерә генә патша димиләрдер. Җә, нинди яңа кушамат ул?

– Чү, кычкырма,  Нурла.

– Нинди кушамат дим, чукрак?

– Сине әүлия диләр, Нурла.

– Әүлия?! – Ир шаркылдап көлде. Мөгаен, Мирхан мулла тел кашыйдыр. Авыл башындагы ташландык кабергә Нурулланың күптән эче поша иде. Анда әүлия бабай күмелгән диләр иде. Кабер тирәсен тотып алган такталар череп, өстеннән терлек-туар таптап йөри башлагач, мәетнең сөякләре тузгып ятмасын дип, ул үз акчасына нарат тактадан аңа  чардуган ясаткан иде. Аның бу эшен мулла бер дә килештермәде. Урамда очраган саен: «Син хаталандың, энем, син Аллаһ сөймәгән гамәл кылдың, син ул түмгәк өемен җир белән тигезләтәсе урынга, халык табынырдай кабер торгыздың», – дип нәгъләт укый иде. Тик мулла абзый ялгышты: беркем дә «әүлия» янына килеп, маңгаен ормады. Адәм баласына  фани дөньялыкта гел дөрес кенә яшәргә кирәк микән? Ялгышмыйча, читкә тайпылмыйча, туры юлдан гына атласаң, табаныңа гөнаһ тузаны сыланмыйдыр һәм Аллаһ каршысына ак килеш, пакь килеш килеп басарга өметләнәсеңдер. А, юк, туган, бер нәни генә хатаң мең изгелеккә тиңләшергә мөмкин.

– Ярар, таксыннар соң, – диде Нурулла. – Бытылдарлар-бытылдарлар да аннан туярлар. Син, дим, арурак күлмәк-чалбарларны караштырып бир әле.

– Кая җыендың, Нурла? Кичә генә хастаханәдән кайттың ласа! Хәлсез бит әле син!

– Эш сагындырды, Саҗидә, эш!

– Колхоз дия-дия йөрәгең челтәрләнде бит, Нурла. Үлгәч, кабат терелдең бит син!

– Кәчтүм-чалбарларны бир, дим!

…Нибарысы төш кенә иде шул. Һәм ул буталчык түгел, аңлаешлы иде. Ә чынбарлыктагы «төшләр» киресенчә, төен-төен бәйләнеп, чуалган, очын табарлык та түгел иде. Аның соңгысы куркынычрак булырга тиеш кебек иде. Әмма Нурулла өчен беренчесе шомлырак иде…

…Беркөнне дисә, кичә генә кебек күренер, моннан өч ел элек, район хакимият башлыгы киңәшмәдән соң аны кабинетына  чакырды. Сүзне ерактан уратып башлады ул.

– Безнең бәхеткә Азизов,  өстән инвестор төшермәделәр. Министр Әхмәтовка рәхмәт, бу төбәктәге колхозларга тулаем тидертмәде. Үз җиребезгә үзебез хуҗа без. Ә җир тиздән алтын бәясе булачак, Азизов. Фермерлык диләр, мактыйлар. Ә ул нәрсә? Ул – коллык, Азизов. Вот син, мисалга, колхозникны ел саен бушлай ял иттерәсең, хезмәт хакын аен айга түлисең. Печәнен, бодаен, арышын өләшәсең, бакчасын сөрдертәсең. Аңа хезмәт стажы языла, киләчәктә әзме-күпме пенсия алачак агай-эне. Улын өйләндереп или кызын кияүгә биреп туй ясый икән колхозник, син аны эшеннән азат итәсең берничә көнгә. Ә фермерның кул-аягы богауланган: ул үзе хуҗа булса да, кол дәрәҗәсендә. Син төшенәсеңме, Азизов, үзенә үзе батрак хуҗаның хәлен? Ашы – аш, ялы – ял түгел мескеннең. Ял димәктән, син молодец, Азизов, сыер савучы апайларны  Казанга концерт-театрларга ташыйсың, ди. Яхшы гамәл, ну артык очындырма. Искусство боза кешене. Потом мечтательләргә әйләнерләр, тирескә карамаслар, һавадагы йолдызларга кызыгырлар. Җир мечтательләрне яратмый, Азизов.

Нурулланың бер шундый начар гадәте бар иде: әңгәмәдәшенең сафсатасы ошамаса, кырт кына кистереп әйтеп куя иде. Бу юлысы да, түрә абыныр димәде, аркылы «бүрәнә тәгәрәтте»:

– Фермерларны алай ук бетереп атмас идем мин, Гата Кәримович. Танышымның энекәше Чүпрәле кызына өйләнгәч, анда калды. Шәхси хуҗалыгын оештырды, кыскасы – фермер. Алар аулында эшсезлек, нужа борыныннан каптыргач, нишләсен адәм баласы, ничарадан бичара берәр кәсепкә керешә.

Башлык ул тәгәрәткән бүрәнәгә аягы белән типте.

– Синдә дә эшсезлекме, Азизов?

– Әлегә юк.

– Вот-вот, пока юк! Колхозым алдынгы дип кәпрәймә син, Азизов! Һәркөнне берәр уч ком өстәмәсәң, тау да әкрен генә кечерәя, Азизов! Мужыт, чир эләгеп, синең бөтен терлек-туарың кырылыр, ә? Корылык булып, басуда икмәгең көяр, ә? Яңадан ничек тергезәсең колхозны, ә, Азизов?

– Сәнгать тә халыкны бозмый, Гата Кәримович, бу мәсьәләдә сез ялгышасыз, – дип, икенче юнәлеш алып, сүз көрәштерергә базган Нурулланы хаким бармак шартлатып бүлдерде.

– Мин сине дискуссиягә чакырмадым, Азизов! Хәзер минем әмеремне тыңла һәм үтә! Сарык-кәҗәләреңне немедленно сатып, өч ферманы бушат. Ул мәкелдекләр белән акча ясый алмыйсың. Синең колхозыңа өч йөз баш ана, йөз баш ата дуңгыз кайтарабыз. Самара өлкәсе губернаторы белән килешенгән, дуслык хакына җүн генә бәягә җибәртә. Бу хайван тиз үрчи, артымы зур, ике-өч елда акчаны көрәк белән көрисең, Азизов.

– Кертмим! – диде тыны кысылган Нурулла.

– Нәрсә кертмисең, Азизов?

– Шул нәҗесегезне!  Гомердә күренмәгәнне теге… Татар аулы бит без.

– Синнән кем сорый, Азизов, бар, кушканны үтә. Смотри, егет, бер генә дуңгыз югалсын, башың белән җавап бирәсең!

Хакимият бинасының баскычында өч тапкыр сөрлекте Нурулла. Тигез җир гүя түмгәккә әверелгән иде. Кертмим, диде ул, һәм кертмәс тә! Киләхмәт батыр нәсел баласы, тез калтыратып, түрәләрдән өркер ди менә! Тиз генә халыкны кузгатырга кирәк! Тарихтагы хәлләр кабатланмый, диләр, ничек кенә  кабатлана! «Гасыр арты гасыр үтсә дә, хәтердән җуелмас бер хикәят бар, оланнар, – дип, һаман-һаман әйләндереп сөйли иде бабасы Мотыйгулла. – Патша заманында Чурайбатырга бик каныгалар: мәчетен яндыралар, чукындырмак булып, авылга ябырылалар, – дия иде, мәрхүм. Әйтерсең бу вакыйгада турыдан-туры үзе катнашкан, картның күзләре яшьләнә иде. – Безнең бабайлар юлбасарларга каршы көрәшер өчен әтрәт җыя. Сәнәк, көрәк, балта белән кораллана болар. Каты гына бәрелештә урыслар җиңә безнекеләрне. Чукынырга  теләмәгән кешеләрнең аркасына салам бәйләп яндыралар, таяк белән суктыралар. Вәләкин үз ирке белән беркем дә чукынмый, авылга нәсара дине керттерми бабайлар. Попларны куалар, тәреләрен ваталар. Явыз Ибан мәетне поп катнашында күмәргә дип фәрман бастырып калдыра. Бервакыт Чурайбатырда мөселман агае үлә. Мулла да, поп та килә. Мулла, дога укып, мәетне гүргә иңдерә. Шул чакта ерак Киләхмәт бабагыз: «Җәмәгать, патша фәрманында мәетне попсыз күмәргә ярамый диелгән», – дип, карагруһны чокырга мәтәлдерә. Ирләр тиз генә аны күмеп тә куя. Икенче көнне үрәтник попны килеп эзли, оланнар. Арада шымчы сатлыкҗан була шул, оланнар. Ерак Киләхмәт бабагызны сөргенгә сөрәләр, ә яшь угланын – Нәҗибулланы базга яшереп кала халык, оланнар».

Бабасы риваять итеп ятлаган әлеге хикәятен вак кына хәрефләр белән шакмаклы дәфтәргә дә күчереп язган иде. Онытмасыннар дип кисәткәндер, мәрхүм. Оныттырмыйлар, бабай, гел искә төшереп торалар. Үткән белән бүгенге арасында уртаклык та бар: ирексезләү, көчләү, янау-куркыту. Шул ук чакта аермасы да бар: бүген милләт иманы белән үз агай-энең дә «уйный». Тарих укытучысы иде Нурулла, ләкин мәктәптә озак тотмадылар, колхоз арбасына җиктеләр. Җир, туфрак, икмәк дисә дә, юк-юк та, тарих сагындырып куя иде. Алар укыган елларда әле нәсел-нәсәбеңдә казыну ят шөгыль иде. Бәлки, егет  тә «чәйнәп каптырган тарих»ка ышанып, университет тәмамлар иде, ничектер профессор Хәкимов түгәрәгенә эләкте. Укытучыга бабасының риваятен сөйләгән иде, Хәкимов: «Чурайбатыр авылы миңа таныш, сездә гыйбрәтләр җитәрлек, шуларны җый син, Азизов», – диде. Җыймады Нурулла, ә менә Хәкимов сеңдергән милли рух ялкынын сүндермәскә тырышты. Соңгы курста укыганда, урамда аңа ике башкисәр бәйләнде. «Дай закурить, татарская морда», – диде берсе. Күрәсең, Нурулланың төс-кыяфәте, килеш-килбәте: «Мин – татар малае!» – дип кычкырып тора иде. Печән чабып, утын кисеп, аннан да бигрәк итле бәрәңге ашап ныгыган йодрыгы белән сылап берсен тәгәрәткән иде, икенчесе, ялварып, җиргә чүкте: «Не трогай, друг, извини».

Гәрчә әүлия каберенә чардуган корганнан соң, мулла абзый аңа кырын караса да, олы кеше белән киңәшим дип, Нурулла туры аларга сугылды. Карт ишегалдында мунча себеркесе бәйли иде. Ботаклары нәзек, димәк, түбән урман каеннарын «чишендергән». Анда алар  җирдән күтәрелеп кенә килә иде.

– Ни йомыш, Сафиулла углы? – диде мулла, кунакны өнәмичә генә.

– Үзәктән кайтыш, Мирхан абзый. Аулны дуңгыз белән тутырмакчылар.

Ул көткән иде: менә хәзер мулла утырган җиреннән сикереп торыр да, нәкъ аның кебек ярсып: «Кертмибез!» – дияр. Әмма абзый урыныннан кымшанмады.

– Өстеңә бәла килә икән, Сафиулла углы. Әүлия каберләрен яңартып, ислам диненә кизәнүең хәерлегә булмады менәтерәк. Аллаһ җәзасын бирә менәтерәк үзеңә. Дуңгыз нәҗесенә буяласың икән.

– Мин генәмени, авылыбыз белән буялабыз! Халыкка хәбәр итәсе иде, Мирхан абзый. Син бу хайванның безгә хәрам икәнен аңлатсаң иде.

– Тавыш куптарырга дисәң – сезгә куш, каныгыз кайнар сезнең, Сафиулла малайлары. Әнәтерәк, игезәк сыңарың күпер өчен буза куптарды. Аръякта  елганың иңе таррак, ди. Шунда төзик, ди.

«Анда тар шул», – дип, олы кеше белән тартышу килешми дип, Нурулла бәхәсне куертмады. Вакыты да ул түгел иде.

– Безнең Чурайбатыр матур, төзек, яшьләр дә кубарылып шәһәргә чыгып китми, монда төпләнеп кала. Синдә йөрәк бардыр бит инде, йа, Мирхан абзый! Әйдә, авылны нәҗескә батыртмыйк! Безне  бетерер өчен тәреләр белән бер кергәннәр бит инде, бабайлар, кан коеп, иманын саклаган ул чакта.

– Каберне изгеләштермәскә иде сиңа, Сафиулла углы, – диде мулла. – Моның белән син минем абруемны какшатмакчы идең, ахры.

Мирхан абзыйның үпкәсе бавырына ук төшеп әчеттерә иде. Бу картка җир өстендә кемнеңдер сөякләре тузгып ятуы хәерлерәк иде микәнни соң?! Йа, дөньясы!

Каны кызса да, Нурулла түзде.

– Минем бакча артында кирәк ие ул күпер. Җомга намазына күрше Кызыл тау мәчетенә йөрим, туры гына чыгар ием күпердән, мәйтәм. Безнең мәчет тузды, Сафиулла углы. Сезнең иман йортында гамегез юк, шайтан токымнары! Халыкны өндәргә дигәндә миңа чабасыз!

Карт, каен ботакларын шап-шоп бәргәләп алды.

– Аның каруы синең йортың шәп! – диде ир.  Монысында тыелып  булмый иде инде. – Минем игезәк сыңары, мәчет салдырам дип, нараттан бура бураган иде. Синең кодрәтле чагың, әйеме, Мирхан абзый, син – парторг, ул бураны үзеңә ташытып, өй тергезәсең, әйеме?

– Йә, хәсрәт капчыгы, авылга кем керттерә безгә ят хайванны? – Мирхан тиз генә сүз агымын борып җибәрде.

– Өстән, хакимияттән, мулла абзый.

– Бәрәкалла, минем дус Гата Кәримович үзе фәрман бирдемени? Алайса, энем, карышма. Башлыкларга буйсынырга куша китап, ие, шулай.

Нурулла йодрыгы белән маңгаен төйде. Их син, ахмак! Кем белән фикерләшәсең син? Кемнән ярдәм сорыйсың?! Бу бит – чапанга төренгән парторг Мирхан Касыймов! Теге шомлы елларның кара шәүләсе бит бит бу! Бер җылы оядан икенче җылы ояга оялаган карчыга бит бу!

Ул, авылдашларын җыеп, чаң сукмакчы иде, иртәгесен аны рәислектән алып ыргытты хаким. «Карчыга», сәгате-минуты белән барып, «дусты»на каркылдаган иде.

Баш агроном Һавис: «Азизовка рәхәт, үзе баш, үзе түш», – дип мыжгылдап йөри иде, хуҗалыкның барлык «рәхәте»н аңа тапшырдылар.

Һависның каны «салкын» иде, ул күндәм иде: атна-ун көн үтмәгәндер, фермадагы сарыклар каядыр озатылды, алар урынына «яңа төр» хайваннар тутырдылар.

Хәзер Чурайбатырда таң бүтәнрәк рәвештә ата: әтәчләрнең «кикрикүк» дигән  авазларына чинашкан-мыркылдашкан тавышлар кушыла да, гайрәтне чигерерлек «симфоник әсәр» яңгырый иде!

Нурулла игезәк сыңары белән чуаш якларына  шабашкага юл сапты. Озакка дип.  Онытылырга дип. Аңа  өч көн күрмәсә тилерткән Туйбикәсе дә киртә кора алмады хәтта.

Өч елдан соң хакимият башлыгы аны үзе эзләп тапты.

– Тиздән мине Чистайга завод директоры урынбасары итеп күчерәләр, Азизов. Төгәлрәге, урынымнан аткаралар. Бер хатамны төзәтер идем, Азизов. Әйдә, эшеңә кайт, туган. Авылыгыз таркалмагае. Ун гаилә башка районга тайган. Яңа рәистән уңмадык без. Артта сөйрәлә колхозыгыз. Дуңгызларга эчең поша иде синең, анысын үзең хәл ит, Азизов. Бу юлысы мин тыкшынмыйм. Ат асрыйсыңмы, сарык үрчетәсеңме – үз иркеңдә, – диде гаепле  башын кашыган түрә.

«Уйларбыз әле, карарбыз әле», – дип сырланмады Нурулла. Ике дистә елда шушы хуҗалыкка җаны белән береккән иде ул. Басу-кырларның кара туфрагына аның күпме сәламәтлеге чәчелде, тик кире шытмады… Йөрәге чәнчегәндә, күкрәген уып, буразна кырыйларында әзме утырды рәис. Җәйләүләрдә, терлек тоягы астында никадәр исәнлек тапталды. Урманнан өере белән бүреләр ташланганда, коймадан жирда суырып алып, ерткычларга каршы атлаганда тез буыннары ничек хәлсезләнгән иде. Ә барыбер җиңде. Күзләре күмерләнеп янган өер башлыгының маңгаена күсәк белән тондыргач, ач иярченнәре, койрыгын бот арасына кыстырып, куак ешлыгына шылган иде…

Бар ачуы, бар ярсуы күсәккә күчте, ахрысы. Куе зәңгәрсу күк йөзендә ярымай калыккан иде, гүя дулкыны бәрелеп, аның бер чите кителеп, нарат өстенә кителеп мәтәлде. Урман калтыранып куйды. Төнге каравылда торган Хәмәтдин абзый күз яшьләре белән елады шунда.

– Син ничек төнлә киләсе иттең икән, олан? Нәсел таналарын ботарлап кына чыгалар иде, иблисләр. Бәла буласын сизенгәнсеңдер син, олан. Нишләрбез алга табан, олан?

– Мин сиңа мылтык бирермен, Хәмәтдин абзый, – диде Нурулла, каравылчыны тынычландырып. – Гаеп миндә, яланкул чыгардым мин сине төнгелеккә.

Әйе, хуҗалыкны яңадан сыртына салды Нурулла. Халык та аны сагынган иде. «Патша» кайтты дигән хәбәр Чурайбатырны бик тиз урап үтте. Инде хәзер авылдашлар аның янына агылачак һәм һәркем бер генә үтенеч белгертәчәк: «Зинһар, болардан котылыйк, Нурулла. Коткар, авыл нәҗескә батты, Нурулла!»

Әмма, ни гаҗәп, ни яше, ни карты рәискә мондый гозер белән килмәде. Бер көн көтте Нурулла, ике көн көтте, өч көн көтте… Аннары ул үзе дә икеләнә башлады. Буяласы буялган инде… Әллә тимәскә микән? Хуҗалык өшәнгән, җирләр сөрелмәгән, сыерлар картаеп, сөтен киметкән иде. Бердәнбер карап торган нәрсә – шушы тукмак борыннар. Җитмәсә, ярты авыл халкы фермада ябырылып дуңгыз карый, аның да бердәнбер эше-ашы шул мыркылдыклар иде.

Тик, нинди генә акланулар  тапса да, Нурулланың җаны тынычланмады. Авыл өстендә ят ис бар, һәм ни җилле көннәрдә дә ул таралмый, сулыш юлларын әрнетеп, тынны кыса иде.

Өч айда тәмам ябыкты Нурулла. Ә бер көнне… Хәер, таң сызылган иде инде. Ул уяу иде, күзләрен түшәмгә төбәп, чәбәләнгән уйларын бер җепкә тезмәкче иде, гәүдәсе кинәт кенә, авырлыгын югалтып, караваттан күтәрелгән сыман тоелды. Ир хатынына эндәшергә теләде, әмма теле көрмәкләнде. Төртеп уятмакчы иде, кулы селкенмәде… Кинәт аны торгызып, аягына бастырдылар. Ир, күзләрен уып, алдына карады. Ямь-яшел уҗым кырында озын өстәл артына ап-ак киемле, ап-ак чәчле бабайлар тезелешеп утырган иде. Түрдәгесе Нуруллага эндәште:

– Йа, углан, син иманыңны каралттың, вәләкин без сине хөкем итмибез, без сине мотлак  кисәтәбез: хәрамны себереп түкмәсәң, авылың бетә, углан!

– Бәй, син ерак Киләхмәт бабай түгелме соң? – димәкче иде, гәүдәсе төртеп еккан төсле, ятагына ишелде.

– Нурла, нишлисең син?! Ник ыңгырашасың?! – диде хатыны.

– Төшемдә… төшемдә… кисәтәләр…

– Нурла! – Саҗидәнең чәрелдек тавышы колак пәрдәсен зеңгелдәтте. – Аяклары бозланга-ан! Үлде, и Ходаем, үлде-е-е!!!

…Ул караңгы тыкрыктан каядыр очты. Алда гаҗәеп матур нур балкышы иде, ир шуңа орынам дигәндә генә катгый боерык ишетте:

– Борыл, кире борыл, Нурулла! Дөньялыкта бер бурычың үтәлмәгән, Нурулла-а-а!

Керфекләрен күтәргәч, ярымкараңгылыкта күрде: ак киемле берәү аның өстенә  иелгән иде. Өлгергән карабодай төсендәге ике күз – Туйбикә күзләре иде… Нигә дәшми ул? Нигә аның аның иреннәре дерелди?

– Төш, төш кенә… – диде ир, сөйләшергә мәшәләнеп. Янәсе, үлмәгән Нурулла, янәсе, төш кенә күргән.

– Тс-с, авызыңны яп! Хәл җый, син әле генә теге дөньядан кайттың. – Туйбикә аның чәчләрен сыпырды. – Ярый шоферың җәһәт китерде. Хәзер син үзәк хастаханәсендә – реанимациядә, Азизов.

– Үлмәкче идем, димәк. Кара син, ә! Син коткардыңмыни?

– Кизү идем. Үлсәң, белмим, нишләр идем…

– Сиңа ни… Яшәдем ни, яшәмәдем ни…

– Ни шул, ни!

– Кайчан аякка бастырасың, Туйбикә?

– Ай ярымнан, Азизов. Йә, йокла!

Йодрык хәтле генә йөрәк әвен кебек ирне үз кубызында шактый гына биетте: Нуруллага өч ай буе дәваланырга туры килде.

…Төш бүтән кабатланмады.

…Таякка элгән сыман ябык гәүдәсендә җилфердәгән костюмының соңгы төймәсен каптыргач, Нурулла:

– Хуш, мин әзер, – диде. – Безнең бүген җыелыш, бичәсе.

– Савыгыр  иең әүвәле, Нурла.

– Мин тере, мин исән, бичәсе!

– Йөрәгең әле зәгыйфь…

– Шым бул, бичәсе! Адым саен чир белән авыз чайкама! Минем Чурайбатырларга тәҗел сүзем бар!

Клуб кәбестә басуы кебек яулыклы-бүрекле «башлар» белән чуарланган иде. Әһә, һәркем могҗиза белән күрешмәкче! «Нуруллага тегеннән бик күп нәрсәләр әйтеп җибәргәннәр, ди. Үлеп терелгәч, әүлия өммәтеннән икән Нурулла… Баш түбәсендә нур балкый икән…» Бу чыш-пышлар көлке иде, билләһи. Җилдән яралган әлеге матур гайбәт өчен кайсысын тотып ярасың ди, йа?

Урман сыман шаулаган халык ул сәхнәгә менгәч тынды.

– Нишләп кул чапмыйсыз? – диде Нурулла, авылдашларының энә күк чәнчегән карашыннан өшеп. Аңлашулары җиңел булмас, ахрысы. Авыл өстендәге сасы ис клубка да тулган иде. Кешеләрнең өс-башларына ук сеңгән бугай. Менә хәзер һәркайсының киемен салдыр та утка як, чөнки ят ис юып кына бетмәячәк. Ә нәҗес агызып көйдергән-яндырган үле туфракта илле ел бөртек чәчмә!

Арткы рәтләрдән берничә ир күңел өчен генә дигәндәй учын учка шапылдатты.

– Ярый, алкышламагыз, мин артист  түгел бит, – дип,  Нурулла терсәге белән трибунага таянды. Ышан бу хыянәтче йөрәккә! – Җәмәгать, фәрман нигезендә өч көннән дуңгыз фермаларын ябабыз!

Берәү таягы белән шак-шок идәнне «кыйнады». Мирхан мулла!

– Кем фәрманы ул, кем, Сафиулла углы? Шәрехлә! Безне томана сарыкка санама, теге, кем, иптәш прсидәтел!

– Күкләрнеке! – Нурулла бармагын түшәмгә кадады һәм соңгы арада булып узган хәлләрдән соң суынып,  тыныч кына тамырларында агарга тиеш кан, кисәк кайнарланып, аның башына йөгерде. – Син, Мирхан абзый, халыкка хәрам белән хәләлне аерып күрсәтәсе дин әһеле, ни оятың белән кысылып сорау бирәсең монда?!

– Тукта, энем, тукта! – Карт урындыгыннан күтәрелде. – Бүгеннән мин муллалыкны ташладым. Ничу ягылмаган салкын мәчеттә аяк туңдырып, өч тиен сәдака көтеп утырырга! Сорау да бирәм, кысылам да, авызымны ябалмассың, нибуч! Фермаларны тузгытып, син халыкны ризыктан өзәсең түлке, Сафиулла углы. Ысталин заманында сине баганага терәп атарлар иде, син – халык дошманы!

Зал, төркемнәргә бүленеп, бер-берсе белән ызгышырга тотынды. Ук төсле, һавада  сүзләр яуды. Әйтерсең клубта мәхшәр купты. Йа,  болар – аның белән гомер юлыннан атлаган агай-энеләр, апа-абыйлармы соң? Ниһаять, бу – Чурайбатыр авылымы? Моннан өч ел элек урамда койрык болгаган һәр эт Нуруллага таныш иде. Якын таныш иде! Ул аларның өрүеннән үк аера иде. Авылдашларының олысы-кечесе аның җандашы кебек  иде. Ә бүген ир бөтенләй башка мәмләкәткә эләкте шикелле. Егерме ел дәверендә ул аларны беләм, диде, хәтта ки, масаеп әйтте: «Сезне үтәли күрәм», – диде. Белми. Һәм үтәли дә күрми. Җитмеш җиде кабык белән чорналган болар… Белми… Ни кызганыч! Ә менә аны белергә тиеш авыл! Рәисләре мескен, көчсез, йомшак Нурулла  түгел икәнлеген белергә тиеш, ахыр чиктә! «Сиңа кычкырырга ярамый, хәзер син – әүлия», – дип, хатыны күзгә төтен өрә. Юк, ул әүвәлгечә патша. Каты куллы, кырыс, усал һәм берникадәр микъдарда явыз патша! Шулай булмаса, авыл бәйдән ычкына.

Залда болытларны бер-берсе белән чәкәштереп, яшен чаткылары уйнатып, күк күкрәде. Нурулла үзе дә шаккатты. Элек аның тавышы болай ук зәһәр түгел иде.

Колаклары ярылдымыни, бермәлгә халык миңкегән төсле, авызын ачып, тынып калды. Үзалдына мыгырданган Мирхан карт кына, таягын идәнгә  кадый-кадый, ишеккә табан юнәлде.

– Җәмәгать! – Инде хәзер тавышны әз генә йомшартырга кирәк иде. – Сез акырышканда, сүзләрегезне иләктән сөзеп, тыңлап утырдым. Кемдер бала укытам, ди, кемдер йорт төзим, ди. Кайсыгыздыр машинага акча җыя. Операция ясатам, диючеләр дә бар. Һәрберегез дә, акча, ди. Мин ике сөйләшмим, әйттем икән, таякның калын башыннан сындырам! Элек яшәдек бит, хәрамга кул тыкмыйча да, мал таптык.  Киләчәктә дә яшәрбез! Миңа вакыт бирегез: ярты елда хуҗалыкны тергезәм мин, Алла кушса! Вәгъдә – иман!

Шунда урамда җырлап йөргән иләс-миләсрәк Фатыйма карчык:

– Ышаныйк без рәискә, җаныйлар. Әүлия кеше алдашмас, бәлдыгый, – диде.

Дәвамы бар.

Фото: stihi.ru


Фикер өстәү