«150 кешелек туйны 600 меңгә уздырырга мөмкин»: «кредит»лы никах турында

Мәхәббәт акчасыз да бакча ясый. Татарның мәгълүм әлеге мәкален хәзерге яшьләр бик ишетергә теләми. Һәркем туй мәҗлесен кабатланмас һәм истә калырлык итеп оештырырга тырыша. Гаилә кору бәйрәменең ничек узуы кияү белән кәләшнең киләчәгенә йогынты ясыймы? Мәхәббәт тарихында кредит нинди сәхифәләр яза? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

Матурлык туйда кирәк, ә мәхәббәт…

Кияүгә чыгарга әле иртәрәк булса да, туй мәшәкатьләренә чумып карарга булдым. Оештыру эшләрен тулысынча үз өстеңә алып, мәҗлесне ничек һәм кайда уздырырга мөмкин? Кунакларны нәрсә белән шаккатырырга була? Нәрсә «кылансаң», кесәгә суга? Кияүне кайда киендерергә дә кәләш күлмәген каян алырга? Мине әнә шул сораулар кызыксындырды.

Казандагы кафе-рестораннарда мәҗлес уздыру 70 мең сумнан башлана. Билгеле, кунаклар саны арткан саен, бәясе дә югарырак була. Мәҗлесне алып баручы һәм музыкаль бизәлеш өчен җавап бирүчегә уртача 35–60 мең кирәк. Җырчы чакырам дисәң, анысы да шул тирә. Аларның бәясе эстрадада тоткан урыннарына карап билгеләнә. Кунакларны шаккатыру мәсьәләсенә килгәндә, якынча 7–10 меңгә утлы шоу ясарга була.

Кияү-кәләшне киендерү дә шактый чыгымлы булып чыкты. Сатып алам дисәң, ирләр өчен костюмнар 8 меңнән башлана. Арендага – уртача 2–4 мең сум. Туй күлмәкләре исә 15 меңнән башлап (моңа тагын чәч ясау, макияж өстәлә). Арендага бирү өчен дә 5–10 меңнән ким сорамаячаклар. Болар – иң очсыз бәяләр. Фантазия зуррак булган саен, чыгымнар да арта.

Болар әле – иң мөһим өлешләре генә. Кунакларны чакыру, декор, фотограф, видеограф кебек «вак-төяк»ләрне дә онытасы түгел. Ә оештыру эшләрен тулысынча махсус кешегә тапшырсак?

– Тәҗрибәмнән чыгып, якынча 150 кешелек туйны 600 меңгә уздырырга мөмкин, дип әйтә алам. Билгеле, бу – яшьләр туйга әзерлекне алданрак башлаган очракта. Ул чакта мәҗлеснең узу урынын да теләкләргә һәм кесәгә карап сайлау мөмкинлеге булачак, иң яхшы фотограф, видеографны да алдан белешү хәерлерәк. Кыскасы, оештыручы янына һич югы ярты ел алдан килсәгез, хыялыгыздагы туй мәҗлесен уздыру, һичшиксез, мөмкин булачак. Мин, мәсәлән, акчаны янга калдыру яклы кеше буларак, никах белән туйны бер көндә уздырырга киңәш итәр идем. Оештыручы белән киңәшеп эш итсәләр, тагын да яхшы. Бу вакытны да, яшь парларның нерв күзәнәкләрен дә саклаячак, – дип сөйләде безгә хәләл никах туйлар һәм никахлар оештыру белән шөгыльләнүче Әлфия Сөләйманова.

«Туй күлмәген әле дә киям»

Кыскасы, күңелеңне генә түгел, кесәңне дә киң тотарлык. Ләкин гаилә корырга теләүчеләрнең барысы да купшы туй уздыру яклы түгел бит. Блогер Ләйлә Лерон – әнә шундыйлардан. Мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүне әллә ни гөрләтмәгән алар:

– Ирем Костя белән зурлап туй уздырмадык, барып язылыштык кына. Ул үзе мәҗлесләр алып бара, шуңа микән – бәйрәмнәрне бик яратып бетерми. Мин дә шулай ук. Кирәкмәгән дусларны чакырып, кредитлар алып, концертлар ясап… Гаилә белән генә җыелудан да яхшысы юктыр. Туйларын кредитка батып уздыручыларны, гомумән, аңламыйм. Әлбәттә, туй көне – мәңгегә истә кала торган бәйрәм. Ләкин һәр көнеңне яхшы хатирәләр белән баетырга була бит. Үземә килгәндә, язылышуга дип гади генә күлмәк алдык. Әле дә җылы көннәрдә киям мин аны. Фотограф чакырып, борыннар, колаклар суыктан кызарганчы фотосурәтләр ясадык. Аннан гаилә белән ресторанга барып утырдык. Күңелле булды! Истә дә калды, – ди ул үзе.

Туйлар алып баручы Айваз Садыйровның өйләнүе исә үзе бер вакыйга булды. Озак кына буйдаклар рәтендә йөргәч, шаулатып өйләнде дә куйды ул.

– Миңа калса, туйны шулкадәр зурлап, бурычка кереп үткәрүнең файдасы да, кирәге дә юктыр. Ни өчен без шулай зурладыкмы? Бу минем һөнәремә бәйле рәвештә шулай килеп чыкты. Хезмәттәшләрем, дусларым арасында артистлар күп булгач, алар туебызга кунак буларак чакырулы иде. Шуңа күрә мәҗлес программасы шактый бай булды, – дип сөйләде Айваз. – Мәҗлесләрен әти-әни кесәсенә кереп уздыручы яшьләр дә байтак бит. Бу күренешкә тискәре карыйм. Әгәр син өйләнергә уйлагансың микән, син моңа рухи яктан гына түгел, матди яктан да әзер булырга тиеш. Һичшиксез зур чыгымлы туй уздырырга кирәк дигән кагыйдә юк бит. Матди хәлең ничегрәк рөхсәт итә, бәйрәмне дә шулай уздырырга була.

Бурычлы егеткә ышаныргамы?

Гаилә психологы Илшат Акчурин әйтүенчә, яшьләргә туйның ничек узуы турында түгел, ә бу мәҗлескә нинди мәгънә салулары турында уйланырга киңәш итә.

– Элек өйләнешкән яшь пар җәмгыятьнең яңа баскычына аяк баса дип саналган. Ир кеше, мәсәлән, тормышын хатын-кыз белән бәйләп, аның өчен җаваплылыкны үз өстенә алган. Кыз алу йоласы нигә кирәк булган дип уйлыйсыз? Шул йола аша ул үзенең әзерлеген күрсәтә алган. Хәзер без андый йолаларга әүвәлгечә тирән мәгънә салырга онытабыз шул, – ди ул. – Ә бурычка оештырылган мәҗлесләргә килгәндә, гомумән, кредит  ул – ашыгу билгесе. Телефон, компьютер сатып алу өчен бурычка керү – бер хәл, ә туй – икенче мәсьәлә. Ир кеше өйләнгән чакта булачак тормыш иптәшенең тамагын туйдырырга вәгъдә бирә. Тик туен кредитка уздыручы ир мондый вәгъдә бирергә хаклымы? Киләчәктә яңа туган гаиләне шушы уртак кредитны түләү яки яхшылап уздырылган туй турындагы уйлар гына яшәтмәсме? Миңа калса, туйның ничек һәм нинди акчаларга узуы гаилә тормышына зур йогынты ясый. Әгәр парны мин санаганнар гына бәйли икән, бу мөнәсәбәтләрдә бәхеткә урын була алмаячак.

Әнсәр хәзрәт Мифтахов, «Әл-Мәрҗәни» мәчете имамы:

– Кредитка акча алу – шәригать кануннары буенча рөхсәт ителмәгән гамәл. Хәтта бу эштә катнашырга да ярамый. Акчаны танышыңнан сорап тору ярый әле. Ләкин алай да гаилә тормышына бурычлы булып керү дигән сүз бит бу. Яшьләр, шушы мәшәкатькә күмелеп, бер-береңә карата ихтирамлы булуның ни икәнен оныта. Кавышу мәҗлесен ничек кенә матур уздырсаң да, кеше белән яшәргә кирәк бит, мөнәсәбәтләрнең нинди булуы мәҗлеснең дәрәҗәсеннән түгел, ир белән хатынның үзеннән тора. Ягъни матур туй уздырып кына матур итеп яшәп була дигән сүз түгел.

Июнь башында Росстат мондый мәгълүмат җиткерде: 2021 елның апрель аенда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Россиядә өйләнешүчеләр саны 76,1 процентка арткан. Узган ел 33 878 гаилә барлыкка килсә, быел  бу сан 59 499 булган. Сәбәбен былтыр бу вакытта пандемия булу белән аңлаталар. Чикләүләр аерылышучылар санына да йогынты ясаган. Былтыр 13 783 гаилә таркалса, быел  59 842 пар аерым яши башлаган.

Шул ук Росстат мәгълүматларына ышансаң, Татарстан гыйнвар – февраль айларында аерылышу очраклары иң күп теркәлгән ун төбәк арасына кергән. Республикада 2,1 мең гаилә таркалган.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү