Дилә Нигъмәтуллинаның ире белән кызы Яльчиктагы гарасаттан көчкә котылганнар

Кичәге көчле давыл вакытында Мари Эл республикасындагы Яльчик ял итү базасында җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә белән ире Илсур да булган. Бу хакта Интертат яза.

Коточкыч көчле җил агачларны аударганда, Дилә Нигъмәтуллинаның якыннары могҗиза белән генә исән кала. «Кичә минекеләрнең икенче туган көне булды…» – дип сөйләгән җырчы бу куркыныч хәлләр турында сторисларында.

Диләнең үзенең «подписчиклары»на Яльчикта ял итүләрен хәбәр иткән булган.

«Яльчик» дип язылган фотоны күрү белән миңа яза башладылар. Директым: «Сезнең белән барысы да яхшымы?» – дигән сораулар белән тулды.

Без кичә бик зур стресс кичердек. Трасса буйлап Илсур һәм Сәфинә янына барганда, борчылудан чүт кенә акылдан язмадым. Үземнекеләрнең шунда икәнлеген белә идем,тик алар белән элемтәгә керә алмадым.

Мин иртән Киров өлкәсенә киттем, ә минекеләр (2 гаилә) көне буена дип шунда калдылар.

Менә безнең палаткалардан нәрсә калды! Барысы да могҗиза белән генә исән калганнар.

Сәфинә белән Илсур менә бу юан агачка тотынып торган. Шул агач астында башка агачларның кайсы якка ауганын карап торганнар… Калганнар, машиналарны алып куярга дип, юлга йөгергән.

Барысы да мизгел эчендә килеп чыккан. Безнең ике бала менә бу палатка эчендә утырган. Сеңлем: «Агачлар ава!» – дип кычкыра башлагач, әтиләре аларны тиз генә палатка эченнән чыгарган, һәм алар юлга таба йөгергәннәр. Ә берничә секундтан палатка өстенә агач ауган.

Күршедәге гаилә һәлак булган…

Без табигать каршында нинди көчсез! Әйдәгез, аны саклыйк!

Кайбер әйберләребезне ауган агачлар астыннан табып алдык. Әле аңыбызга киләбез… Һәлак булганнарның якыннарының авыр кайгысын уртаклашам…» – дип яза җырчы.

Исегезгә төшерәбез, кичә Марий Эл республикасының Яльчик ял итү базасы янында 10 кеше һәлак булды. Аларның 9ы Татарстаннан.

 


Фикер өстәү