Тәрбиягә алган улына кияүгә чыккан 53 яшьлек хатын бәби алып кайтырга ниятләвен әйткән

53 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалим һәм аның тәрбиягә алган улы, хәзер инде ире — 22 яшьлек Даниилның әти-әни булу нияте бар. Бу хакта пар «Россия 1» телеканалында сөйләгән. Бу хакта Интертат яза.

Туры эфир барышында Айсылу Чижевская үзенең бер улы һәм тәрбиягә алган 5 баласы булуы хакында сөйләде. Хәзер исә яшь ире Даниилдан бәби табарга ниятләвен дә әйтте. Үзеннән 31 яшькә яшьрәк ирен яратуын һәм мөнәсәбәтләренең җитди булуын дәлилләү өчен студиядә күчемсез һәм күчемсез булмаган бар милкен Даниильгә васыять итеп, васыятьнамә язды. Хәзер Даниилның фатир, автомобиль һәм җир участогы хуҗасы булу мөмкинлеге бар. Әмма Даниил бу мөлкәткә мохтаҗ түгеллеген, үзенең дә яхшы акча эшләвен әйтте.

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең кызы, 53 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалимнең тәрбиягә алган улы – 22 яшьлек Даниилга кияүгә чыгуы хакында язган идек. Алар мөнәсәбәтләрен 22 октябрь көнне законлаштырды.

Айсылу сүзләренчә, ул Даниил белән Казан балалар йортында музыкаль хезмәткәр булып эшләгәндә дуслашкан, егетнең музыкага хәвәс булуын күреп алган. Даниилга 14 яшь тулгач, Айсылу аны тәрбиягә ала. Ул вакытта Айсылу бары тик берсе генә үзенеке булган 7 бала үстерә.

«Интертат» ка интервьюда Айсылу Даниилны әни мәхәббәте белән яратуын сөйләгән иде.

«Ул хис беренче көннән үк бар. Ул «әни хисләре» белән бергә барды. Безнең мөнәсәбәтләр идеаль, дип саныйм. Чынлыкта, мондый гаиләләр күп, тик хисләрен күрсәтмиләр. Без курыкмадык. Мин аны шундый яратам. Үзенә дә гел әйтеп торам: «Мин сине яратам, нык яратам. Йөрәгемне бирергә дә әзер», – дим. Ул минеке. Ул янымда булганда, мин тыныч. Безнең гаилә – уникаль. Аның да холкы җиңел түгел, без бик күп авырлыкларны бергә уздык. Безгә бергә рәхәт. Даниилга «улымка» дип дәшәм дигән Айсылу «Интертат» хәбәрчесенә.

Үзләренең беренче очрашуларын искә төшереп, Даниил: «Айсылу килеп кергәч тә, мин башта оялдым, тик эчтән генә «мин көткән кеше» дип уйладым. Гаиләмдә, приютларда мине ярты сүздән аңлаучы кеше булмады. Минем тормышта буллинг, кимсетүләр генә булды. Айсылу белән танышкач, мин үземне башкача хис итә башладым. Чыннан да яраттым. Бәлки, безне күпләр аңламас. Мин ярата, кадерли башладым», – дип сөйләгән.

 


Фикер өстәү