Казанда бер ир таксист хатын-кызга пычак белән кадап, шул таксига утырып качкан

Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Казанның Зорге урамында 29 яшьлек ир-ат такси йөртүчегә пычак белән ташланган. Бу хакта KazanFirst Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Килеп туган хәл турында “Сафиуллин” полиция бүлегенә хәбәр ителгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре канлы вакыйга булган урынга барып, җинаять кылуда шикләнелүчене «Киа Рио” маркалы такси килеп алуын ачыклаган. Такси рулендә 37 яшьлек хатын-кыз утырган булган. Үзара низаг килеп чыккан. Теге ир хатын-кыз йөртүченең муенына пычак белән берничә тапкыр кадаганнан соң шул машинага утырып кечкан. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.
Шикләнелүче оператив-эзләү чараларыннан соң Лаеш районы Хәерби авылында тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү