Татарстанда сатучыга пычак белән кадаган ирне тоткарлаганнар

Казанның “Пятерочка” кибете сатучысына пычак белән берничә тапкыр кадаганнар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һөҗүм итүче аның белән бергә яшәүче ир булып чыккан. Яралы сатучы хастаханәгә озатылган, ә җинаять кылуда шикләнелүче тоткарланган.

Бу хәл 21 июнь көнне, көндезге 12ләр тирәсендә, Имәнлек урамында урнашкан “Пятерочка”да килеп чыккан. Тикшерүчеләр фикеренчә, 42 яшьлек ир (кайчандыр хөкем ителгән булган), озак вакытлар буе уртак тел таба алмауга ачу итеп, супермаркетка пычак күтәреп килгән һәм 48 яшьлек сөяркәсенә һөҗүм иткән. Вәхши хатынның җилкәсенә, башка урыннарына пычак белән берничә тапкыр кадаганнан соң юк булган.

Яраланган сатучыны “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре хастаханәгә озаткан. “Тикшерү-оператив эшләрнең тиз генә башкарылуы, шулай ук җәмәгатьчелекнең һәм массакүләм мәгълүмат чараларының ярдәме нәтиҗәсендә җинаятьче тоткарланды”, – дип хәбәр ителә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Үтерү максатында һөҗүм итү буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә, якын араларда тоткарланучыга җәза чарасы сайлап алыначак.


Фикер өстәү