2024 елны татарстанлылар өчен Шәхес елы дип игълан иттеләр

2024 ел татарстанлылар өчен Шәхес елы буларак узачак. Бу турыда Бөтендөнья конгрессының Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мондый карар кичә милли совет утырышында кабул ителгән. Васыйл Шәйхразиев билгеләп узганча, халыкның көче милли лидерларында һәм аларның хезмәтләрендә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте.


Фикер өстәү