Васил Шәйхразиев: Халыкның гореф-гадәтендә каз образы гомер-гомергә булган

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Фестивальдә Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Оренбург, Төмән, Пермь, Ханты-Манси, Самара, Ульян һәм башка чит төбәкләрдән катнаштылар. Җиде номинациядә 600 гә якын эш җибәрелгән.

– Без “Каз өмәсе” фестивален Бөтендөнья татар конгрессында беренче тапкыр шулай зурлап үткәрергә булдык,бик җентекләп әзерләндек. Тик пандемия шартларында быел әлеге чара онлайн форматта узды, – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Милли шура рәисе татар халкында каз белән булган йолаларны яңартырга һәм киләсе елда фестивальгә берничә яңа номинация өстәргә тәкъдим итте.

– Каз  гомер-гомергә халыкның гореф-гадәтендә чагылыш тапкан. Каз турындагы шигырьләрне, җырларны туплап, җырчылар өчен аерым номинация булдырырга кирәк. Милли ризыкларыбызга килгәндә, каз белән пешерелә торган ашларыбыз өчен дә аерым номинация булу шарт. Анда какланган каз, каз бәлеше һәм башка ризыклар булырга мөмкин, – диде ул.

Шулай ук, Васил Шәйхразиев каз каурыеннан, каз йоныннан эшләнмәләр өчен дә аерым номинация булдырырга кирәклеген әйтте.

– Әниләр кызларының туена дип, каз мамыгын тутырып мендәр ясый. Аннан соң, киленне өйгә “җиңел аягың белән кер” дип, шулай ук мендәргә бастыралар, – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фикеренчә, гореф-гадәтләребезне яңартуда яшь буынның да катнашуы мөһим.

– Әлеге эшне башлап җибәргәндә без бер максат куйган идек – “Каз өмәсе” бәйгесен тулы бер хәрәкәткә әйләндерерлек дәрәҗәдә оештыру. Гореф-гадәтләргә битараф булмау, аларны торгызу эшендә олы буын һәм урта буын белән беррәттән яшь буынның да катнашуы мөһим. Бу эшне яшь буынга җиткерү – безнең бурычыбыз, –  диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

                                                                                             Ләйсән САФИНА

 


Фикер өстәү