Газетага язылу

Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Татарстанда атна азагына кадәр уртача җылы, ләкин яңгырлы, яшенле һәм көчле җилле тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Белгечләр республика территориясендәге метеошартларны тирән тропосфера үзәнлеге билгели, дип аңлатты. Җирдәге циклоннар һәм атмосфера фронтлары нәкъ менә шуның белән бәйле. Алар төбәккә кыска вакытлы явым-төшемнәр алып килә. Шул ук вакытта уртача тәүлеклек һава температурасы күпъеллык уртача күрсәткечләргә туры килә.

Бүген, 19 июньдә, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез яшен һәм секундына 15-18 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә. Шулай ук боз яву да ихтимал. Төнлә термометр баганалары +10, +15 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +21, +26 градуска кадәр җылыначак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре