Газетага язылу

«Рәхәтлекне дәвамлы итәсез»: Миңнеханов Путинга Сабантуйларны бәйрәм итү принцибын аңлатты

Яшел Үзәндә СПГ өчен компрессорлар заводы ачылышы вакытында Владимир Путин шәһәр халкын якынлашып килүче Сабантуй бәйрәме белән котлады һәм аларны бәйрәмгә килергә чакырды.

«Киләсе ялларда Сабан туенда вакытны бик күңелле үткәрүегезне телим», – дип мөрәҗәгать итте завод эшчеләренә Путин.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Сабан туеның төрле районнарда төрле даталарда үткәрелүен, ә Яшел Үзәндә ул инде узганын аңлатты.

«Аларда Сабан туе инде узды, аларны Казанга чакырабыз. Безнең районнар чиратлап бәйрәм итә», – дип елмайды Миңнеханов.

«Димәк, рәхәтлекне дәвамлы итәсез?», – диде Владимир Путин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре