Хис-кичерешләр өчен җавап бирә торган әлеге күрсәткеч эштә дә, шәхси үсештә дә, мөнәсәбәтләрдә дә бик зур роль уйный, ди белгечләр. Ясалма фәһем, виртуаль дөнья актуаль булган заманда ни өчен хисләр беренче урынга чыга? Нәрсә соң ул – эмоциональ фәһем? Бу юлы без әнә шул сорауларга җавап эзләрбез.
Нәрсә ул?
«Эмоциональ фәһем» (интеллект) төшенчәсен узган гасырның 90 нчы елларында Питер Саловей һәм Джон Майер атлы психологлар кертә. Аларның билгеләмәсенә караганда, бу төшенчә үз эченә берничә юнәлешне ала:
- хис-кичерешләрне кабул итү һәм белдерү,
- хис-кичерешләр ярдәмендә фикерләүнең нәтиҗәлелеген арттыру,
- үз хис-кичерешләреңне аңлау,
- хис-кичерешләр белән идарә итү.
Эмоциональ фәһем белән акыл арасында тигезлек билгесе кую хәерле. Ник дигәндә, хис-кичерешләр кешенең акылын «тукландыра», нәрсә дә булса эшләргә этәрә, ә акыл ул хис-кичерешләрне аңларга һәм кирәк чакта тыеп калырга булыша.
Тумыштан биреләме?
Күп кенә белгечләр бу сорауга «күпмедер дәрәҗәдә» дип җавап бирә. Кайберәүләр, чыннан да, балачактан ук эмоциональ яктан сизгеррәк һәм абстракт фикерләүгә һәвәс була. Андый кешеләргә үз хисләрен дә, башкаларныкын да аңлау җиңелрәк. Шулай да, эмоциональ фәһем гаиләдәге тәрбия аша һәм тормыш дәвамында үсә.
Тискәре хис-кичерешләргә урын бармы?
Россия психотерапевтлары лигасы әгъзасы, эмоциональ фәһем буенча белгеч Елена Новоселова сүзләренә караганда, кешегә дүрт төп хис-кичереш хас: ачу, курку, сагыш һәм шатлык. «Тик хикмәт менә нәрсәдә: адәм баласының фәкать бер генә төрле эмоция кичерәсе килә. Ул да булса – шатлык. Югыйсә башкалары да – барыбыз өчен дә табигый хисләр. Һәрвакыт шатланырга тырышып, без, киресенчә, үзебезне тыябыз, төшенкелеккә биреләбез. Куркуны да, ачуны да, сагыш-кайгыны да кичерергә, бу хисләрдән качмаска кирәк. Әмма бу очракта әлеге хис-кичерешләрнең сәбәбен ачыклау мөһим», – ди белгеч.
Ясалма фәһем заманында эмоциональ фәһем
Соңгы арада ясалма фәһемнең ни дәрәҗәдә актуаль булуын әйтеп тә торасы юк. Бу турыда газетаның узган атнадагы җомга санында да язган идек. Ясалма фәһем «үзләштергән» белгечлекләр арасында психолог та бар. Кайберәүләр үз хис-кичерешләре турында «ясалма дус»ка сөйли дә, аннан киңәш сорый икән. «Ясалма фәһемне үзеңә яраклаштырып көйләргә була булуын. Ул, киңәшләр бирмичә, кешене фәкать дөрес юнәлешкә борып җибәрә ала. Әмма ул барыбер кеше күңелен аңламаячак. Ул безнең хисләрне үзенә таныш булган коры фактлар нигезендә генә бәяли бит», – ди бу җәһәттән Елена Новоселова.
Аннан соң, хисле чакта кешегә төпле киңәшләр кирәк тә түгел бит. Игътибар иткәнегез бардыр: кайчак кемнеңдер безгә кушылып сөенгәне яки көенгәне дә җитә. Ә ясалма фәһем алай булдыра алмый. «Шуңа да бик көчле хисләр кичергәндә якын кешең белән сөйләшеп утыруың хәерлерәк», – ди психолог.
Кәгазь йотамы?
Эмоциональ фәһемне үстерү өчен дә, бик көчле хисләр кичергән вакытта «ашыгыч ярдәм» өчен дә кәгазь белән каләмнән дә яхшысы юк. Белгечләр бу җәһәттән хис-кичерешләр көндәлеге башларга тәкъдим итә. Көчле эмоцияләрне кәгазьгә күчереп, без аларның йөртүчесен үзгәртәбез. Ягъни хис-кичерешләр безнең эчтә түгел, ә кәгазьдә кала. Соңыннан исә бу төрле хәлләрдә нинди хисләр кичерүне аңларга, анализ ясарга да ярдәм итәчәк.
Бу – кызык!
Тәнебез барысын да белә. Безнең организм без кичергән хис-кичерешләрне бик тиз чагылдыра. Шуңа күрә аларны танып алуның иң ышанычлы ысулларының берсе – тәндәге тойгыларга игътибар итү. Йөрәк катырак тибә башладымы? Сулыш кысылдымы? Куллар тирли башладымы? Болар барысы да – көчле хис-кичерешләрнең физик күрсәткече. Күңелеңне аңлыйм дисәң, иң элек тәнең белән гармониядә булырга кирәк.
Эмоциональ фәһеме югары булган кешеләр стресс белән үзләре идарә итә. Көчле стресс кичергәндә, кеше үзен дә, хисләрен дә контрольдә тота алмый башлый. Ә эмоциональ фәһеме югары булган кешеләр стрессны беренчел билгеләреннән үк танып алып, алар белән көрәшә башлый.
Гаиләдә дә булыша. Эмоциональ фәһеме югары булган кешеләр үзләренең генә түгел, башкаларның да хисләрен чамалый. Бу исә – мөнәсәбәтләр корганда да, гаиләле кешеләр өчен дә бик мөһим сыйфат. Яраткан кешеңнең яки балаларыңның ниләр кичергәнен аңлау, аларны тыңлау һәм ишетү – ныклы мөнәсәбәтләрнең нигезе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез