Психолог Лилия Дәүләтшина давылдан соң куркып калучыларга киңәшләрен бирде

Сигез кешенең гомерен өзгән фаҗига килеп чыкканда, күрше Мари Элдагы Яльчик күле буенда ял итүчеләр арасында гаиләсе белән психолог Лилия Дәүләтшина да була. Мондый вакытта үзеңне ничек тотарга? Әлеге очрактан соң, урамда барганда, башка агач төшмәгәе дип тә, палаткада ял итәргә куркучылар да бар. Бу хисне ничек җиңәргә? Гарасатлы вакыйга шаһиты, өч бала әнисе Лилия Дәүләтшинадан киңәшләр сорадык. Курку хисен җиңә алмаучыларга ул бушлай ярдәм күрсәтергә әзер.

– Ул көн бик тыныч иде. МЧСтан телефонга бернинди хәбәр дә килмәде. Һава торышы белән кызыксындык. Кыска вакытлы яңгыр гына күрсәтә иде. Төштән соң Яльчик ягына ял итәргә киттек. Ялны алдан ук планлаштырган идек. Бигрәк тә кечкенә кызыбыз Мәрьямнең чатырда төн кунасы килде, – дип искә ала Лилия Дәүләтшина. – Килеп җиткәндә, машиналар бик күп иде. Халык Сабан туена җыелганмыни? Шаккаттым. Чатырыбызны куярга урын тапмагач, күлнең икенче ягына чыгарга туры килде. Анда унлап гаилә ял итә иде. Учак ягып җибәрдек, ирем һәм кызым гаилә дусларыбыз белән су коенырга китте. Тау башына менгән идем, яңгыр ява башлады. Ул чакта безнекеләр чатыр эченә җыелган иде инде. Явар да узар дип көтәбез. Яшен яшьнәргә тотынды. Дусларыбызның кечкенә улы курка башлады. Аны тынычландырдык. Берзаман көчле җил чыгып, чатырны очырта язды. Боз да яуды бит. Ярты сәгать буе күк күкрәде. Әлбәттә, курыкканны балаларга сиздермәдек. Чатыр аумасын дип, дүрт ягыннан тотып тордык. Бу вакытта үзең генә түгел, башкалар турында да уйларга кирәк. Мин үләм инде, дип хафалансак, без берәүгә дә ярдәм итә алмыйбыз. Әгәр чатыр очып китсә, нишләрбез? Мин шушы вакытта план кордым. Машина ачкычын алып, шунда чабарга мөмкин. Күрше чатырга керә алабыз. Килгән вакытта тау башында күчереп йөртелә торган өйләр күргән идек. Ахыр чиктә, шунда кереп торырбыз. Чатыр очып китсә, салкында калам, кем булышыр, дип борчылсак, үзебезгә дә, кешегә дә булыша алмыйбыз. Баш мие бу вакытта план корырга тиеш. Яңгыр туктады. Чыксак, безнең чатырдан ике метр читтә агач ауган. Без башта шунда урнашмакчы идек. Димәк, Аллаһ саклаган. Интернет тотмый. Без мондый зур давыл икәнлеген белмәдек. Кунарга да калдык әле. Төн буе утын кискән тавыш ишетелде. Икенче көнне иртәнге ашны ашадык, су коендык. Тагын давыл була дигәч, өйгә кайтып киттек. Машиналарның берсенә дә зыян килмәгән иде.

Табигатьтә ял итәргә яраткан Дәүләтшиннарга төрлесен күрергә туры килгән. Әмма мондый хәлгә беренче тапкыр юлыгулары.

– Социаль челтәрләрдә, әлеге фаҗигадән соң да гыйбрәт алмаганнар икән, кайберәүләр икенче көнгә дә ял итәргә калган, дип тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Бу хакта ни диярсез? – дип тә сораштык.

– Анда Мәскәү, Түбән Новгородтан килгән кешеләр дә бар иде. Беркемне дә ваемсызлыкта гаепләргә ярамый. Бу – һәркемнең үз эше. Нәтиҗәсе өчен алар үзләре җаваплы. Нинди күңел белән калуын да әйтә алмыйбыз, – диде ул.

Давыл узды, ә кешедә курку хисе калды. Бу анда ял итәргә бармаучыларга да кагыла. Андыйларга нишләргә?

* Иң башта нәрсәдән куркуыбызны ачыкларга кирәк. Башка агач төшүдән куркабызмы, үлемнәнме? Кешеләр табигатькә чыгарга курка икән, үзләренә сорау бирсен. Чатыр эчендә йоклауданмы куркамы ул, әллә өстенә агач авуданмы? Бу вакытта үзеңә ничек ярдәм итеп була? Әйтик, куаклыкка, агач булмаган җиргә, кырга чыгарга мөмкин. Әгәр бик каты курыксагыз, үзегезгә вакыт бирегез.

* Ял итәргә чыгарга уйласагыз, һава торышына игътибар итегез. Әгәр көн үзгәргәч, курку хисе барлыкка килә икән, җыенып, тизрәк өегезгә кайтып китегез. Үз психикабызга үзебез генә ярдәм итә алабыз. Монысы – бер. Икенчеләр исә урманда йөрергә курка. Үз куркуыбыздан курыкмаска кирәк. Ул безгә тормышны саклар өчен бирелә. Әгәр моңа кадәр йөргән паркта башыгызга нидер төшүдән куркасыз икән, тирән итеп сулагыз. «Мин куркам, әмма миңа берни дә янамый», – дип, үзегезне тынычландырыгыз.

* Ял итеп кайткач, бары яхшы әйбер турында гына уйлагыз. Әйтик, агачлар тирәсендә йөрдем, саф һава суладым, күләгәдә утырып, канәгатьлелек хисе алдым, диегез. Ул чакта яхшы хисләр тискәресен күмеп китәчәк.

* Куркуны, начар уйларны җиңәр өчен, түбәндәгечә сулыш алуның да файдасы бар. Корсак белән салмак кына сулыш алып, аяк астындагы җирне сиземлибез. Болай итү таянычың барлыгын тоярга булыша. Тыныч вакытта да шуларны эшләп, психиканы һәм үзебезне күнектерә алабыз.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү