Суд приставлары ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләрдән 34 миллион сумнар артык акча җыйган

Татарстанның суд приставлары июль аенда ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләрдән барлыгы 34,3 миллион сум бурычын җыеп алган.

Суд приставлары федераль хезмәте республика буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, приставлар бурычлыларга, банк счетларына арест салудан башлап, шәхси мөлкәтен тартып алуга кадәр, төрле чаралар күрә. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, мондыйларны автомобильдән мәхрүм итү иң нәтиҗәле чара булып тора.  Бик күпләр, суд приставларының машинага арест салырга җыенуларын белүгә үк, штрафларын түләргә ашыга.

Казанда инспекторлар белән уртак рейд барышында бурычлы 7 йөртүче туктатылган. Бишесе шундук барлыгы 136 мең сум күләмендә әҗәтен түләгән. “Лада” хуҗасы, машинасыннан коры калмас өчен, берьюлы 51 мең сумын чыгарып салган. Урында түли алмаулары сәбәпле, икесенең транспорт чарасын алырга туры килгән. Казанда яшәүче Hyndai машинасы хуҗасы ЮХИДИгә 495 500 сумлык штраф түләмәгән өчен иномаркасыннан коры калган.


Фикер өстәү