Татарстанда 38 яшьлек ир-ат, әнисен кыйнап, бот сөяген сындырган

Ул 2 ел гомерен гомуми режимдагы колониядә уздырачак.

Әлмәттә бер ир-ат әнисенең сәламәтлегенә белә торып авыр зыян салган өчен суд хөкеме алдына баскан.
Эш материаллары буенча, 38 яшьлек сәрхуш, үзара тавыш купкач, әнисенә ташланган. Ул аны, аякларыннан тотып, диваннан ыргыткан. Мескен ана сул ягы белән идәнгә килеп төшкән. Шуннан соң улы аны аяклары белән типкәләгән. Бәхетсез ананың бот сөяге сынган.

Әнисен кыйнаган ир суд утырышында үз гамәлләре өчен үкенүен белдергән. Аны 2 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Вәхшине суд залында сак астына алганнар.


Фикер өстәү