90 мең сумлык бурычы өчен машинасын алып калганнар

Суд приставлары бурычлыларның “койрыгын тоту” өчен рейдка чыккан.

Чаллы шәһәренең суд приставлары рульдә өч тапкыр исерек хәлдә эләккән бер ир-атны автомобиленнән мәхрүм иткән.

Бурычлыларны “эләктерү” рейды шәһәрнең ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән. Рейдта катнашучылар Тукай районында яшәүче бер ир-атның машинасын туктаткан. Тикшерү барышында “авто” хуҗасының “права”сыннан мәхрүм ителгәнлеге, шулай ук 90 000 сумнан артыграк күләмдә штраф түләмәгәнлеге ачыкланган. Рульдә бурычлы үзе түгел, ә дусты булган. Ә ул тегенең бурычын түләргә теләмәгән. Шуңа күрә суд приставлары, машинага арест салып, аны махсус стоянкага озаткан.

Ә менә BMW X5 машинасын йөртүче 42 500 сумлык штрафны шундук кесәсеннән чыгарып салган.


Фикер өстәү