Ни өчен өлкән яшьтә вакыт тиз үтә?

Россия галимнәре ни өчен кеше өлкәнәя барган саен вакытның тизрәк үтүен тоюны аңлаткан. Бу хакта “Известия” басмасы яза.


Бу вакыйгаларны кабул итү һәм аларга реакция тизлегенең үзгәрүе белән бәйле икән.

Тикшеренүләр кешеләр өлкәнәю белән аларның баш миенең эшчәнлеге үзгәрүен күрсәткән. Күрү һәм ишетү сигналларын эшкәртү инде 25-30 яшьтән соң акрыная. Өлкән яшьтәге кеше бер минут вакытны 70-80 секунд итеп тоярга мөмкин.

Шуңа да карамастан, баш мие мәгълүматны үзләштерүнең акрынаюын компенсацияләргә сәләтле. Яшь барган саен кеше карарларны ешрак кабул итә һәм автомат рәвештә башкара. Шуңа күрә олы яшьтәге кеше төрле характердагы бурычларны балаларга караганда тизрәк хәл итә. Балаларда автомат реакцияләре юк, гамәл башкару аларда күбрәк вакытны ала.

Галимнәр баш мие эшчәнлеге белән бәйле проблемалардан качу өчен спорт белән шөгыльләнергә киңәш иткән. Вакыт агышын акрынайту өчен телләр өйрәнү, уку, шигырьләрь ятлау да ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә “Известия” басмасы.


Фикер өстәү