Татарстанда 8 яшьлек малайның үле гәүдәсен тапканнар

Алабуга районында алдагы көнне Иске Юраш авылы янында елгага егылып төшкән 8 яшьлек малайның үле гәүдәсен тапканнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, баланың мәетен коткаручылар һәм волонтерлар суга баткан урыннан агым буенча 1,5 чакрым түбәнрәк, Юраш елгасы яры буенда тапкан. Малайны эзләүдә 61 кеше катнашкан. Тикшерү комитеты әлеге факт буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» статьясы нигезендә җинаять эше кузгаткан. Хәзерге вакытта килеп туган хәлне ачыклау эшләре алып барыла.


Фикер өстәү