Мошенниклар банктан килгән кодларны “эләктереп”, картадан акча урлый башлаган

Март башында даркнетта (интернет челтәренең гадәти кешеләр өчен ябык булган өлеше) бер мобиль элемтә операторының коммутаторына керү мөмкинлеген сату турында тәкъдим пәйда булган. Бу операторның роуминг турында килешүе булган барлык элемтә провайдерларының (интернеттан файдалану хезмәтен күрсәтүче оешма) шалтыратуларын һәм смс-хәбәрләрен “тотып алу” мөмкинлеге бирә. Бу хакта “Известия” мәгълүматның читкә “агуына” каршы көрәшү белән шөгыльләнүче DeviceLock компаниясе мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Компания мәгълүматларына караганда, апрель башында БДБ илләреннән коммутаторга “кергәннәр” булса кирәк. Белгечләр әйтүенчә, нәкъ менә Россиядә яшәүчеләрнең авторизация кодларына һөҗүм әзерләнелә.

“Банкларның, почта сервисларының, төрле электрон акча янчыкларының авторизация кодлы смс-хәбәрләренә һөҗүм бу.  Җинаятьчеләр шулар ярдәмендә кешенең банктагы шәхси кабинетына кереп, акчасын урларга мөмкин”, – ди DeviceLock компаниясе белгече Олеся Ярмоленко.

Мондый һөҗүмнән саклану өчен белгечләр смс белән авторизацияне push-уведомлениеләргә (телефонга килә торган смс урынына банк кушымтасына хәбәр җибәрелә) алыштырырга, шулай ук акча күчерүләр белән бик мавыкмаска киңәш итә.


Фикер өстәү