Алексей Песошин саклану объектларын әзерләүгә игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте

Бүген Казанда 2023 елда Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасының гражданнар оборонасы һәм территориаль өстәмә системасы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2024 елга бурычлар билгеләделәр. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов узган ел коткаручылар 8070 мәртәбә һәлакәт урынына барган, 2382 кешенең гомерен саклап калган. Республикада 4967 янгын теркәлгән, янгын сүндерүчеләр 2,3 миллиард сумлык мөлкәтне уттан саклап калган. Татарстанда янгыннарда 143 кешенең гомере өзелгән. Бу – узган елгыдан 13,5%ка күбрәк. Соңгы 8 елда республика территориясендә язгы су басуга бәйле гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән. Былтыр республикадагы сулыкларда 82 кеше, шул исәптән 8 баланың гомере өзелгән.

Республиканың эзләү-коткару хезмәте көче белән 1,5 меңнән артык эзләү-коткару операциясе үткәрелгән, 800дән артык кеше коткарылган. Ашыгыч хезмәтләрнең «112» телефонына 2,34 миллион тапкыр шалтыратканнар.

Премьер-министр Алексей Песошин ассызыклаганча, республика җитәкчелеге халык һәм территорияләр иминлеген тәэмин итүгә һәрвакыт зур игътибар бирде. Соңгы берничә елда янгыннар, судагы һәлакәтләр саны кимегән. Ә менә янгында үлүчеләр арткан. “Минемчә, бу – безнең эштә зур җитешсезлек. Үлем сәбәпләрен җентекләп анализларга, хәлне тотрыкландыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын эшләргә һәм алга таба барырга кирәк», – диде Алексей Песошин. Бу эштә ул ут чыгу турында хәбәр итүче җиһазлар урнаштыру эшнеә игътибар итәргә кушты. Узган ел республикада 10,3 мең шундый җиһаз урнаштырылган. Хәбәр итүче җайланмалар ярдәмендә узган ел 15 кешене коткарып калу мөмкин булды.
Премьер-министр халыкка хәбәр итү системасын камилләштерү эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. 2023 елда Татарстан Рәисе тарафыннан 2024-2028 еллар проектын гамәлгә ашыру сроклары белән үзәкләштерелгән хәбәр итүнең яңа төбәк автоматлаштырылган системасын булдыру турында йөкләмәләр исемлеге расланган. «Күрсәтелгән вакытта проектны гамәлгә ашырырга кирәк, шул ук вакытта гамәлдәге хәбәр итү системасының тотрыклы эшен тәэмин итәргә кирәк. Мин квартал саен ирешелгән нәтиҗәләр һәм кабул ителгән чаралар турында хәбәр итүегезне сорыйм», – диде ул утырышта катнашучыларга.

Алексей Песошин гражданнар оборонасы объектларын әзерләү мәсьәләсенә дә аерым тукталды. «Бу мәсьәлә әлегә борчу тудыра. РФ субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең саклану корылмаларына милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча Россия Президенты йөкләмәләре исемлеген гамәлгә ашыру эшен активлаштыру таләп ителә», – диде ул.
Ул быел республикада берничә җитди сәяси һәм спорт чаралары узачагына игътибар итте. «Әлеге чараларны лаеклы уздыру барлык тармаклар һәм хакимият органнары, республиканың барлык муниципаль берәмлекләре өчен беренчел бурыч булырга тиеш», – диде ассызыклады Татарстан Премьер-министры.

Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең элеккеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллинга республика халкының һәм территориясенең иминлеген тәэмин итү эшенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, Рафис Хәбибуллин Татарстан Рәисе ярдәмчесе вазыйфасына күчте.


Фикер өстәү