Татарстанда яшәүчеләр һөҗүм чараларыннан саклану корылмалары белән 100% тәэмин ителгән

Татарстанда яшәүчеләрне заманча һөҗүм чараларыннан саклау корылмалары 100 процент дәрәҗәсендә булдырылган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Татарстан МЧС коллегиясе утырышында Баш идарә җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ирек Кадамов шулай дип белдергән. Утырыш 2023 елдагы эшчәнлекнең төп юнәлешләренә һәм 2024 елга бурычларга багышланган.

“2023 елда Татарстанда яшәүчеләрне заманча һөҗүм чараларыннан саклау корылмалары 100 процент дәрәҗәсендә булдырылды. Шуның 94 проценты – җир асты бүлмәләре һәм корылмалары, 5 проценты – гражданлык оборонасының саклагыч корылмалары һәм 1 проценты – Казан метросы станцияләре”, – дигән ул.
Аның әйтүенчә, гражданлык оборонасының саклагыч корылмаларын теләсә кайчан файдалана алырлык итеп карап тоту өчен 143 миллион сумнан артыграк акча бирелгән.


Фикер өстәү