Казан метросын яшеренү урыны булуга әзерлеген тикшерәчәкләр

Моңа кадәр Татарстан Президенты республикада яшеренү урыннарын һәм хәбәр бирү системаларын әзерләүне тизләтергә кушты.

Татарстанда барлык җир асты урыннарының, шул исәптән Казан метросының хәрби хәрәкәтләр куркынычы туган очракта яшеренү урыны булып торуга әзерлеген тикшерү тәкъдим ителгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин сөйләп үткән.
Бүгенгә Татарстанда яшәүчеләрне саклау 100 процентка тәэмин ителгән. Республика МЧС мәгълүматларына караганда, яшеренү урыннарының 6 проценты – гражданлык оборонасының саклагыч корылмаларында, калган 94 проценты – подвалларда, җир астындагы башка корылмаларда урнашкан. Әмма Хәбибуллин, яшеренү урыннарының 30 процентының кешеләрне кабул итүгә әзерлеген тикшерергә кирәк, дигән фикердә.
Аның әйтүенчә, шушы һәм башка мәсьәләләр быел язын Татарстан Иминлек советы утырышында тикшереләчәк.

Моңа кадәр Татарстан Президенты республикада яшеренү урыннарын һәм хәбәр бирү системаларын әзерләүне тизләтергә кушкан иде. Аның әйтүенчә, махсус хәрби операция үткәрелгән бер мәлдә гражданлык оборонасы корылмаларының әзерлеген көчәйтергә кирәк.


Фикер өстәү