19 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Хач ману көне (Крещение Господне)

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда иң олы бәйрәмнәренең берсе – Хач мануны (Крещение) билгеләп үтә. Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Хач манылган су Тереклек суы дип йөртелә, ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән ышану бар.

 

111 ел элек (1912) Санкт-Петербургта Бөтенроссия футбол берлеге оештыру җыелышы уза

Илнең беренче рәсми футбол оешмасын Артур Макферсон җитәкли. Аңа Петербург, Мәскәү, Одесса, Рига, Киев һәм Лодзьдан 52 футбол клубы керә. Шул ук елда оешманы ФИФА кабул итә.

Октябрь революциясеннән соң футбол белән шәһәр лигалары җитәкчелек итә. 1934 елның декабрендә СССР футбол секциясе формалаштырыла, соңрак ул СССР футбол федерациясенә үзгәртелә.

1992 елның февралендә Россия футбол берлегенә нигез салына. Оешма илдә футболны үстерү һәм популярлаштыру, футбол буенча спорт чараларын оештыру һәм үткәрү, җыелма командалар формалаштыру һәм әзерләү белән шөгыльләнә.

 

102 ел элек (1921) елда Казанда татар хатын-кызларының беренче съезды ачыла

Әлеге съезд төрки халыкларның эшче hәм крестьян хатын-кызларының Бөтенроссия съезды алдыннан оештырыла. Съездга 30 градус салкында республиканың барлык почмакларыннан 350 делегат җыела.

 

68 ел элек (1955) АКШ президенты Дуайт Эйзенхауэр белән дөньяда беренче телевизион матбугат конференциясе үткәрелә

Америка лидерлары массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына 1913 елдан бирле җавап бирә, ләкин бу чаралар киң җәмәгатьчелек өчен ачык булмый.

Беренче 33 минутлык матбугат конференциясе редакцияләнә һәм телевидение хезмәткәрләре тарафыннан 28 минутка кадәр кыскартыла.

 

80 ел элек (1943) РСФСР составында Ульяновск өлкәсе барлыкка килә

Төбәк СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Куйбышев һәм Пенза өлкәләренең кайбер районнарыннан төзелә.

Бүген Ульяновск өлкәсе Идел буе федераль округы составына керә. 37,2 мең кв километр мәйданлы төбәк территориясендә 1,2 миллион кеше яши.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү