19 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Фармацевтика хезмәткәре көне

Бу бәйрәм Россия Хөкүмәте карары белән  2021 елның 15 маенда гамәлгә куела. 1581 елның  шушы  көнендә Мәскәүдә Иван Грозный указы белән  беренче даруханә ачыла. Анда әзер даруларны сату белән бергә үзләренекен дә ясап сатканнар. Бүген илебезнең фармацевтика тармагында 300 меңнән артык белгеч эшли.

Рус миче көне

Таш гасырда борынгы кешеләр азык әзерләү һәм җылыну өчен балчыктан җайланмалар әзерләгәннәр. X-XI гасырларда балчыктан торбасыз мичләр ясаганнар. Анда ашарга әзерләгәннәр, кер юганнар, юынганнар. Ул өйне дә җылыткан, йоклый торган урыны да булган. Мич көнкүрештә иң мөһим әйбер саналган.

Матурлык бәйгесе

33 ел элек (1989) Мәскәүдә «Мисс СССР» дип аталган беренче бөтенсоюз бәйгесе үткәрелә. Аңа кадәр бер ел элек Советлар Союзында «Мәскәү чибәре» дигәне була. Ул союз күләмендә бик зур чарага әйләнә. «Мисс СССР» да шәһәрләрдә, өлкәләрдә, төбәкләрдә җиңү яулаган 35 кыз катнаша. Мәскәү шәһәрендә 10 нчы сыйныфта укучы Юлия Суханова җиңеп чыга.

Пионер оешмасы

100 ел элек (1922) пионер оешмасы төзелә.

Аның башлангычында Владимир Ленинның хатыны Надежда Крупская һәм Россиядә инкыйлабка кадәрге скаутизм идеологларының берсе Иннокентий Жуков тора. Оешманың исемен һәм «Һәрвакыт әзер!» дигән девизны нәкъ менә ул уйлап таба. Оешманы төзү карары 1922 елның 19 маенда ВЛКСМ конференциясендә кабул ителә.  Шул ук елның октябрь аенда Россиянең төрле шәһәрләрендә төзелгән пионер отрядлары  «Спартак исемендәге яшь пионерлар» балалар коммунистик оешмасына берләшә. 1924 елда пионер оешмасына Владимир Ленин исеме бирелә. Бер елдан рәсми төстә

В.И. Ленин исемендәге бөтенсоюз пионер оешмасы дип йөртелә башлый.

1970 елда оешма 118 меңнән артык дружинадагы 23 млн пионерны берләштерә. 1990 елда В.И.Ленин исемендәге бөтенсоюз пионер оешмасы эшен «Пионер оешмалары берлеге – балалар оешмалары федерациясе» дәвам итә.

Мәскәүдән – Санкт-Петербургка

310 ел элек Россия империясе башкаласы Санкт-Петербургтан Мәскәүгә күчә. 1703 елның май аенда ПетрI Заячий утравында Санкт-Питер-Бурх (бүген Петропавловск)  дип аталган крепость төзи. Аның тирәсендә төзелгән шәһәр дә шул исем белән атала башлый. Соңрак немецчага якынрак итеп, Санкт-Петербург дип атала. Башта шәһәр ныгытма, диңгез сәүдә порты, Балтыйк флоты базасы  буларак төзелә. Тиздән ул Россиянең икътисад үзәгенә әйләнә. Санкт-Петербург 200 елдан артык башкала булып тора.

 


Фикер өстәү