Чираттагы ялын Россия курортында уздырырга ниятләүчеләргә өстәмә ял бирергә тәкъдим иткәннәр

Илебез курортларында ял итәргә ниятләүчеләргә бер атна өстәмә ял (түләүле) бирергә кирәк, дигән фикердә Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев.

“Эш шунда: безгә эчке туризмны үстерергә кирәк. Закон буенча, чираттагы ял өчен рәсми төстә 28 көн бирелә. Без ялын Россия Федерациясе территориясендә уздырырга теләүчеләргә бер атна өстәмә ял бирергә тәкъдим итәбез”, – дип белдергән ул “РИА Новости” хәбәрчесенә. Депутат әйтүенчә, илебезнең туристлык тармагы өчен генә түгел, кешеләрнең үзләре өчен дә файдалы булачак бу.

Ләкин бер шарты да булырга тиеш. Хамзаев фикеренчә, кимендә ике атна ялын Россия курортында уздырырга ниятләүчеләргә генә шундый мөмкинлек бирергә кирәк. “Кеше юллама алып, кимендә ике атна Россия территориясендә ял итәргә җыена икән, аңа түләүле бер атна өстәмә ял бирү дөрес булачак”, – дигән Солтан Хамзаев.
Бу тәкъдимен ул “Ростуризм”га юлларга ниятли.


Фикер өстәү