«Бердәм Россия» халык белән очрашулар уздыра башлады

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе уздыручы алдан тавыш бирүдә катнашучылар халык белән очрашулар уздыра башлады.

Праймериз алдыннан очрашуларның беренчесе Алабугада узды. Җыелган халык алдында Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев белән Фатыйх Сибагатуллин, республика парламенты депутатлары Илья Вольфсон белән Геннадий Глушков, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин һәм  «АПМ-Инжиниринг» оешмасының генераль директоры Әсхәт Гарифуллин катнашты. Марат Бариевка мәктәпләрдә логопедлар җитмәүдән зарландылар. Депутат бу мәсьәләнең хәл ителәчәген әйтте. Илья Вольфсоннан исә мәдәни мирас корылмасы булып саналган күпкатлы йортларны төзекләндерү өчен аерым программа сорадылар. Монысын да эшләргә сүз бирделәр. Алабугадагы очрашуда «Безнең ишегалды», «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» программалары турында да сөйләштеләр.

Марат Бариев, Әсхәт Гарифуллин һәм Айдар Метшин Чаллыда узган очрашуда да катнаштылар. Каланың 5 нче хастаханәсе баш табибы Зөфәр Насретдинов, үзләренә яңа корпус төзүдә ярдәм сорап, Марат Бариевка мөрәҗәгать итте. Депутат булышырга сүз бирде. Ә Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, бу эш башланган инде. Әсхәт Гарифуллин исә закон чыгаручылар арасында яшьләр күбрәк булырга тиеш дигән фикердә. Айдар Метшин да яшьләр турында сөйләде. Аның фикеренчә, яшьләрнең читкә чыгып китүенә аптырарга кирәкми. Һәрвакыт шулай булган. Җирле хакимият аларны калдыру өчен тырышырга тиеш. Моның өчен яңа уку йортлары кирәк.

Чирмешәндә исә сүз, аңлашылганча, күбрәк авылның бүгенгесе һәм киләчәге турында булды. «Теләсә кайсы программа халык, бизнес һәм авыл хуҗалыгы вәкилләре, республика җитәкчеләре күтәргән мәсьәләләрдән туплана. Алар нинди бурыч куя – мин шуны үтим», – диде Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов. «Дәүләт авыл халкын саклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә, район һәм шәһәр бюджетлары Казанда түгел, ә урында төзелергә тиеш. Бу эшне өстән түгел, астан башларга кирәк. Бүген исә моның киресе күзәтелә», – дип фикерен җиткерде Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов. Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков исә дәүләт һәм бизнес арасындагы мөнәсәбәтләргә тукталды. Аның фикеренчә, бүгенге шартлар камил түгел, шуңа күрә законга үзгәрешләр кирәк.

Арчада Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашында узган очрашуда мәгариф мәсьәләләре күтәрелде. Биредә балалар ике сменада укырга мәҗбүр, шуңа күрә яңа мәктәп төзергә кирәк. «Бергә эшләсәк, булдырып чыгарбыз», – диде Дәүләт Думасындагы эшчәнлеген дәвам итәргә җыенучы депутат. Илдар Гыйльметдинов Арчада юлларны һәм урамнарны төзекләндерергә кирәклеген дә искә төшерде.

«Бердәм Россия» партиясе оештырган алдан тавыш бирү 24–30 май көннәрендә узачак. Татарстанда яшәүчеләр онлайн рәвештә дә, сайлау участогына барып та фикерен белдерә алачак. Аның нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатлар билгеләнәчәк.


Фикер өстәү