Күпьеллык чәчәкләрне тәрбияләргә вакыт: чалмабаш һәм ирисларга тимибез

Бакчадагы күпьеллык чәчәкләр турында кайгыртырга вакыт җитеп килә. Юкса алар чирли, корый башлап, корткычлар, төрле инфекция чыганагына әйләнергә мөмкин.

Гөлчәчәк, лаләләрне кышкы «юрган»нарыннан: яфраклар, компост, чыршы ботакларыннан арындыргансыздыр инде.
Болай эшләгәндә, җиргә җылыну мөмкинлеге дә бирәбез. Төпләренә торф өеп куйган булсагыз, анысын да алып ташларга онытмагыз, юкса туфрак, әчеп, дымын тиз югалтачак һәм чәчәккә зыян салачак. Чистарткан вакытта саграк булыгыз: яшь ботакларын ялгыш сындырмагыз.

Чәчәк үсентеләренең карт ботакларын, черегән яфракларын кисеп алыгыз, төпләрен йомшартыгыз.   Кирәк булса, үсемлек тамырлары өстенә яңа туфрак өстәгез. Кайберләренең, әйтик, гөлчәчәк, крокусларның төбен бераз өеп кую әйбәт. Лаләләрнең төбен йомшартып кына алырга кирәк.

Моннан тыш үсентеләрнең корткычлар белән зарарлану-зарарланмавын тикшерегез. Корткычлар бар икән, составында химиясе азрак булган препарат сиптерегез.

Язын тукландыру да зур роль уйный. Юкса үсентеләрнең яңа ботаклары зәгыйфь, яфраклары – тонык булачак, бик саран гына чәчәк атачак. Тукландыру өчен азотлы ашламага өстенлек бирегез. Суга сыер тизәге кушып ясалган катнашма да күпьеллык чәчәкләргә  менә дигән “сый” булачак.

Май урталарына кадәр чәчәк үсентеләрен аерып утыртырга кирәк. Болай эшләгәндә, үсемлекләр яңарып, яшәреп китәчәк. Күчереп яки аерып утыртканда, үсентенең тамырына бик игътибарлы булырга, зыян килгән, черегән өлешләрен кисеп алырга, дезинфекцияләргә кирәк. Киселгән, җәрәхәтләнгән өлешләренә “зеленка” сөртегез, төелгән күмер яки көл сибегез.

Әмма шуны истә тотыгыз: күпьеллык чәчәкләрнең кайберләре язын үзләренә орынуны яратмый. Болар – чалмабаш (пион),  дельфиниум, “Борец фиолетовый”, ирис һ.б.

Чәчәкләрне махсус ашлама  белән ашлау  язгы эшләрнең соңгы этабына әйләнә. Мондый ашламаны бакчачылар кибетләреннән сатып алырга мөмкин. Ашлама керткәндә, үсентеләр минераллар, витаминнарга баеп, тизрәк чәчәккә бөреләнәчәк.

Шушы эшләрне башкарырга иренмәсәгез, озакламый бакчагыз шау чәчәккә күмеләчәк.


Фикер өстәү