Бөекбританиядә 8 көнлек матәм игълан ителгән

Бөекбритания королевасы Елизаведа IIнең ире – принц Филипп вафат. Бу хакта Букингем сарае сайтында хәбәр ителә. Аңа 99 яшь булган. Филипп һәм Елизавета 73 ел бергә яшәгән. Аларның 4 баласы бар. Принц үлү сәбәпле, илдә 8 көнлек матәм игълан ителгән.

“Королева галиҗәнаплары сөекле ире – Эдинбург герцогы, принц Филиппның якты дөньядан китүе турында белдерде.  Король галиҗәнаплары бүген иртән Виндзор замогында вафат булган”, – диелә сайттагы хәбәрдә.

Принц Филипп Маунтбеттен 1921 елның 10 июнендә Грециядә туган. Бөекбритания королевасы белән көллиятә укыганда танышкан. 1947 елда гашыйклар өйләнешкән.


Фикер өстәү