Игенчеләр язгы кыр эшләренә чыкты

Башлана башлады. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, Аллага тапшырып, язгы кыр эшләренә чыкты. Бүгенгә Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Баулы, Сарман һәм Ютазы районнары игенчеләре җиң сызганып эшкә кереште. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзер аларның төп бурычы – көзге культураларны тукландыру. Татарстанда мондый эшләрне 552,5 мең гектар мәйданда башкарып чыгарга кирәк булачак. Шулай ук складларда орлыкларны инкрустацияләү эше дә дәвам итә. Бу эшкә Аксубай, Буа, Мөслим, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнары керешкән инде. Бүгенгә 6 мең тонна орлык эшкәртелгән. 

Азнакай районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рамил Исламов безгә сөйләвенчә, әлегә районда 5–6 хуҗалык эшләрне башлап җибәргән.

– 4 апрельдә «Таллы Бүләк», «Союз Агро», «Марс», «Мәндәй», «Тукай» хуҗалыклары кырга чыкты. Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландырабыз. Әлегә кырлар тулысынча кардан чистарынып бетмәде. Шуңа күрә урыны-урыны белән генә эшлибез. Бүген яңгыр яхшы яуды. Кар да шактый эриячәк. Быел, гомумән алганда, 35 мең гектар мәйданга якын эшләр башкарып чыгасы бар, – диде Рамил Исламов.

Баулы районында барлыгы 7395 гектар мәйданда көзге бөртекле культуралар тукландырылырга тиеш. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Талипов сүзләренә караганда, район кырларында авыл хуҗалыгы оешмалары көзге культураларны иртә яздан тукландыра башлаган.

– Ул төнлә -1 -3 градус торганда үткәрелә. Бу процесс үсемлекләрне эретелгән ашлама белән тукландыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, – ди ул.

Республиканың төньягында урнашкан Арча районында әлегә әзерлек эшләре генә бара. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов әйтүенчә, кырлар кардан арынмаган әле.

– Техникаларыбыз әзер инде. Кырлар әзер булу белән үк, чыгарбыз дип торабыз. Безнең яклар, гадәттә, җир әзер булмау сәбәпле, башка районнарга караганда, соңрак чыга, – ди җитәкче.

8 апрельгә уҗымнарның торышы яхшы дип бәяләнгән. «Россельхозцентр»ның Татарстан буенча филиалы белгечләре уздырган тикшеренүләр әнә шуны күрсәткән. Кырларда кар катламы гына төрле урында төрлечә икән. Кайдадыр чип-чиста булса, кайдадыр калын юрган түшәлгән. Сарман, Әлки, Ютазы, Нурлат районнарында кырлар кардан бөтенләй ачылган диярлек инде.

– Бу арада көннәрнең җылы торуы кар эрергә яхшы булды. Кар якынча 8–20 см кимеп, әлегә урыны-урыны белән 2–39 сантиметрны тәшкил итә. Кама аръягының күпчелек районнарында, Мөслим, Әлмәт, Тәтеш һәм башка урыннарда 20–30 см калынлыкта кар  бар әле. Бу уҗым культуралары өчен бик үк яхшы түгел, әлбәттә. Кар күгәреге һәм үсемлекләр авыруына китерергә мөмкин, – дип аңлата «Россельхозцентр» белгечләре.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү