«Без әзер!»: игенчеләр язгы кыр эшләренә кереште

Игенчеләр өчен иң җаваплы чор башланды. Уңай һава торышына һәм ашлама, орлык, запас частьлар белән тоткарлыксыз тәэмин ителешкә өмет итеп, алар язгы кыр эшләренә чыкты.

Шушы берничә көндә Азнакай, Зәй, Бөгелмә, Буа, Сарман, Лениногорск, Аксубай, Ютазы, Әлки, Спас һәм Алексеевск районнары аграрийлары күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, быел чәчү мәйданнары үзгәрешсез кала. Алар 2,72 млн гектарны тәшкил итә. Шулардан бөртекле һәм кузаклы культуралар – 1,6 млн, техник культуралар – 375 мең, терлек азыгы 761 меңне тәшкил итәчәк. Бәрәңге һәм яшелчәгә дә зур игътибар бирергә ниятлиләр. Аларның мәйданнарын 10 процентка арттырып, 6,6 мең гектарга җиткерү планы бар.

Быел җирдә дым да җитәрлек булды. Россельхозцентрның Татарстан буенча филиалы белгечләре әйтүенчә, әлеге вакытка нибары өч районда – Әгерҗе, Биектау, Лаешта гына кырлар тулысынча кар астында. Аеруча Лаеш районының «Волжская» җәмгыяте кырларында кар күп икән: 40 см.

– Чистай районындагы кырларда кар эреп беткән диярлек, Баулы кырлары тулысынча ачылган, – ди оешма җитәкчесе урынбасары Любовь Занина. – Республикада кар тиз эреде. Апрельнең беренче декадасы 1–3 градуска җылырак булды. Гадәттә 10 апрельгә республика территориясенең өчтән ике өлешендә 20–30 см кар ята торган иде. Быел Кама аръягы районнарында кырлар кардан тиз арада чистарды. Бу уҗымнар өчен аеруча яхшы.

Орлыклар кайтып бетте

Билгеле булганча, быелга республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар өчен күңел тыныч: алар белән тәэмин ителеш 15 процентны тәшкил итә. Ә менә шикәр чөгендере, көнбагыш һәм кукуруз белән кыенлыклар барлыгы турында гел әйтә киленде. Аерым алганда, хуҗалыклар март аенда кукуруз белән – 92, шикәр чөгендере – 77, көнбагыш белән 75 процент кына тәэмин ителгән иде. Бүген вазгыять ни хәлдә соң?

– Быелга борчылырлык урын юк. Барлык орлыклар, шул исәптән, шикәр чөгендере, кукуруз һәм көнбагыш симәнәләре тулысынча кайтып бетте, – диде безгә министрлык вәкиле.

Димәк, язгы кыр эшләренә тыныч күңел белән тотынырга җирлек бар дигән сүз. Республикада беренчеләрдән булып җаваплы эшкә тотынган Зәй игенчеләре дә авырлыклар турында сөйләргә яратмый. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев әйтүенчә, кырга беренче трактор 12 апрельдә кергән. Әлеге көндә күпьеллык үләннәрне тукландыралар. Шушы бер-ике көн эчендә бу этапны башкарып чыгарга планлаштыралар. Чиратта – уҗым культураларын тукландыру.

– Авырлыклар бар дип әйтеп булмый. Барысы да тәртип белән бара. Арпа, бодай, көнбагыш, рапс, горчица, шикәр чөгендере, кукуруз орлыклары барысы да кайтты. Барлык техника да төзек. Дөрес, быел механизаторларга техникага карата тагын да сакчыл булырга туры киләчәк. Күпчелек хуҗалыкларда «Агросила» агрохолдингы эшли. «Союз-агро» җәмгыятенең 3000 гектарга якын җире бар. Анда быел беренче тапкыр көзге арыш чәчәргә уйлыйлар. Узган еларда бу җирләрдә башка культуралар утыртыла иде, – ди Фәргать Камалиев.

Зәй районында шикәр чөгендерен 8900 гектарда чәчәргә уйлыйлар. Узган ел белән чагыштырганда, 600–700 гектарга азрак. Җитәкче аңлатуынча, бу ул мәйданнарга арыш чәчелүгә бәйле.

– Һәр елдагыча, тырышып эшләгән игенчеләргә хөрмәт тә, игътибар да зурдан булачак. Акчалата премияләр дә, кыр батырына тәгаенләнгән «Лада Гранта» машинасы да булыр, дип торабыз. Шунысы мөһим: быел игенчеләрнең хезмәт хаклары да бик әйбәт булачак, – дип ышандырды идарә башлыгы.

«Без әзер!»

Агрохолдинглар, эре хуҗалыклардан кала, республика авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә фермерларның да өлеше зур. Алар 543255 гектар җирне эшкәртә. Бу – республикадагы гомуми мәйданның 28 проценты дигән сүз. Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров әйтүенчә, бүгенгә алар барысы да язгы кыр эшләренә әзер.

– Заводлар ашламаларны әзерләп өлгерми, шуңа күрә запас тупламыйча, килгән берен куллана торырбыз, ди уйлыйм, – ди ул. – Фермер хуҗалыкларының 98 процентында техника эшкә әзер. Ә менә корткычлардан саклау чаралары белән авырлыклар килеп чыгарга мөмкин. Чөнки аларның күпчелеге чит илдән кертелә иде. Әлеге вакытта министрлык бу мәсьәлә буенча башка илләр белән сөйләшүләр алып бара. Аннан соң Татарстанның үзендә дә биологик саклау чаралары бар. Аларны да кулланырга туры килер, мөгаен. Фермерлар алдында җаваплылык бик зур. Җирне буш калдыра торган чаклар түгел.

Арча районының Корайван авылы фермеры Фәнис Әхмәтханов әйтүенчә, алар кыр эшләренә якынча бер атнадан керешергә уйлыйлар. 356 гектар җиргә арпа, бодай, арыш, печән чәчәргә җыена. Моннан тыш, 50 баш мөгезле эре терлеге бар.

– Барысы да әзер. Җирнең өлгерүен генә көтәбез. Кәефләребез дә яхшы. Быелга борчылырлык сәбәп күрмибез. Эшләрен туктаткан, яки бөтенләй куркуга калган кеше дә юк. Узган елгы запаслар бар бит, шуларга өмет баглыйбыз. Орлыкны үзебез көздән үк әзерләп куйган идек. Алары тулысынча җитә. Техниканы 2020 елда яңарттык, быел да яңаларын алырга планыбыз бар иде. Ләкин бәяләр күтәрелү сәбәпле, сабыр итәргә булдык. Ашламалар белән дә авыррак. Узган елгы шикелле күпләп алып куеп булмады, кыйммәткә чыкты. Шунлыктан азрак күләмдә кертеләчәк, – диде фермер.

Кукмара районның Олыяз авылындагы «Лена Галиева» фермер хуҗалыгы да кыр эшләренә әзер. Алар якынча ике атнадан соң керешергә уйлыйлар. Хуҗалык башлыгы Рафис Галиев әйтүенчә, аларның 300гә якын терлеге бар. Чәчүлек җирләре дә шактый. 450 гектар. Күбрәк мәйданга кукуруз, арпа, сенаж культураларын чәчәләр.

– Кукуруз буенча бераз куркып торган идек, ләкин, шөкер, ала алдык. Калган симәнәләр дә әзер. Техникаларны гына яңарта алмадык. Бәяләре 1,5 тапкыр артты бит. Ләкин бу сезонга җитәчәк, начар хәлдә түгел. Дүшәмбе 30 тонна ашлама алып кайтсак, анысы да булачак, – диде ул. – Кырларда кар ята әле. Көннәр матур торса, май башларында чыгарбыз дип торабыз. Узган елгы кебек корылык кына булмасын инде инде. Юкса бик начар булган иде. Быелга зур өметләр баглыйбыз.

Кем белән генә сөйләшсәк тә, көр тавыш белән кыр эшләренә әзер булуларын әйттеләр. Шунысы сөендерә. Инде еллар уңышлы килсен иде дә, игенчеләр тырышканнарының матур әҗерен күрсеннәр иде, дип телик.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү