Икенче икмәк: быел уңыш нинди?

Күпләр, көннәр коры, матур торганда, бәрәңгеләрен алып урнаштырып, бакчаларын чистартып та куйды. Быел уңыш нинди? Аны ничек дөрес сакларга һәм үзеңнән артканны нишләтергә? Шушы уңайдан без халык һәм фермерлар фикерен белештек.

Елына күрә яхшы

Мондый эсседә бәрәңге алган юк иде әле. Узган атнада аны казып, эшләрен бетереп куючылар әнә шулай ди. Чыннан да, 30–34 градус эсседә бәрәңге алган булмагандыр шул. Ләкин кемдер балаларының укулары башланганчы эшен бетереп куярга ашыкса, кемдер өлгергән булгач, уңышны һаман да җир астында яткыруны кирәксенмәде. Дөрес, араларында «күршедән калмыйк» дип тырышучылар да юк түгел. Ләкин, әле иртәрәк дип, сентябрьне, көннәрнең бераз суытып җибәргәнен көтүчеләр дә күп.

Беренчеләр арасында Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы халкы да бар. Биредә ел да эшләрен башкаларга караганда иртәрәк тәмамлыйлар.

– Без, гадәттә, бәрәңгене май башында утыртабыз. Быел да 4 майда бер кат эшебез беткән иде инде. 26 августта алып, эшне бетереп тә куйдык, – ди Лилия Йосыпова. –Узган ел тагын да иртәрәк алган идек әле. Бәрәңге уңышы уртача булды, ләкин кышка җитәрлек. Эресе дә, вагы да бар. Бик вакларын кош-кортларга бирәбез. Безнең якларда яңгыр июль уртасында яуган иде. Шуннан бирле бер тамчы да төшмәде. Әни, августта яңгыр булса, уңыш мул буласы булган, ди. Быел бакча эшләре җирнең бик каты булуы белән аерылып тора. Узган ел бик рәхәт эшләгән идек, быел бик авыр булды. Әле ярый бакчабыз кечкенә. Елдан-ел киметә барабыз. Бакчаның биштән бер өлешендә генә бәрәңге утыртабыз. Калганында печән һәм кабак.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов сүзләренә караганда, быел авылдашлары бәрәңгене күпләп утырткан һәм бу көннәрдә барысы да казып алып урнаштыру белән мәшгуль.

– Яңгырлар аз булуга карамастан, уңыш әйбәт быел. Үзебезгә дә, балаларга да җитә, – ди Николай Морозов. – Безнең авылда бәрәңге сатып алып ашаучы юк. Һәркем үз бакчасына утырта. Быел мәйданнарын арттыручылар да бар. Мин үзем дә бәрәңге чәчү мәйданнарын зурайттым. Буш яткан бакчаларга малларга азык чөгендере һәм кабак та чәчтем. Чөнки, беренчедән, терлек санын арттырдым, икенчедән, елның ничек киләсен алдан белеп булмый бит. Узган ел коры булгач, уңыш бик начар булды. Шуңа күрә җитәрлек булсын, дип тырыштым.

Николай Морозов әйтүенчә, боларга өстәп, малларга ашатыр өчен вак бәрәңгене авылдашларыннан сатып та ала икән. «Сыерларга анысын пешереп ашатам. Кабакны сарык һәм үгезләрне симертер өчен үстерәбез. Кишер, чөгендер уңышы да быел яхшы булырга охшаган», – диде ул.

Аны кая куясы?

Балык Бистәсе районында яшәүчеләр дә бәрәңге уңышына сөенеп туя алмый. Үзләре өчен дип кенә утыртканны сатучылар да бар.

– Әтиләрнең уңышы бик мул булды. Ул кадәрле бәрәңгене кая куеп бетерергә кирәк? – ди Балык Бистәсендә яшәүче Нияз Шәйхетдиновның кызы Ләйлә. – Яңгырлар яхшы яуды бездә. Узган ел да, күпчелек кешедә булмаганда да, кешеләргә саттык. Ләкин тагын да күбрәк сатасы калган дибез, чөнки базда иске бәрәңге һаман да бар.

Ләйлә үзе Казанда яши. Теләүчеләргә бәрәңгене китереп бирәләр икән. Килограммын 25 сумнан саталар.

– Кичә ике капчык алып килгән идем, сатылып бетте. Әти ял көне үзе сатарга килә. Узган елга кадәр сатканыбыз булмады, күрше-күлән, туган-тумачага таратып бетерә торган идек, – диде ул.

«Бәрәңге җитә»

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел республика буенча бәрәңге һәм яшелчә мәйданнары 20 процентка арттырылды һәм ул 7200 гектар тәшкил итә. Шуның 4600 гектарында бәрәңге һәм 2600 гектарында яшелчә үстерелә. Монда әле халыкның йорт яннарындагы мәйданнар исәпкә алынмаган.

– Узган ел халык бәрәңге белән тулысынча тәэмин ителде. Быел да шулай ук булачак. Бәрәңге һәркемгә җитәчәк. Ә менә яшелчә белән тәэмин ителеш моңа кадәр 60–65 процент иде. Быел бу сан 70 процентка якынлашыр дип өметләнәбез, – диделәр министрлыкта.

Сүз уңаеннан, быел да Казанның 15 мәйданында һәм республиканың зур шәһәрләрендә авыл хезмәтчәннәре халыкка үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк. Беренче ярминкә исә 10 сентябрьдә узачак.

Исегезгә төшерәбез: быел яшелчә үстерүче барлык җитештерүчеләр гектарына 25 мең сум ярдәм алачак. Ә игү мәйданнарын узган ел белән чагыштырганда 10 процент һәм аннан да күбрәккә арттырган хуҗалыкларга һәр гектарына 40 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк. (2021 елда мондый ярдәм күләме гектарына 25 мең сум иде. – Авт.) Республикада исә яшелчәчелек белән ныклап торып шөгыльләнүче хуҗалыклар бармак белән генә санарлык. Алар арасында иң зурлары – «Кырлай» агрофирмасы, «Бөреле» хуҗалыгы, Нәсим Дәүләтов, Минталип Миннеханов, Владимир Аппаков фермер-хуҗалыклары, «Вятские Зори» җәмгыяте.

Эре хуҗалыкларда бәрәңге уңышы ничек соң? Тукай районының «Бердәмлек» кооперативы җитәкчесе, фермер Минталип Миннеханов әйтүенчә, әлегә хуҗалык бәрәңге алуга керешмәгән. Тик тикшереп, сынап карагач, уңыш уртача, дип бәяләде. Әлеге кооператив республиканың көньяк-көнчыгыш районнарындагы (Тукай, Зәй, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт) мәгариф һәм сәламәтлек саклау оешмаларын яшелчә белән тәэмин итә.

– Мәктәп, балалар бакчасы, сәламәтлек саклау учреждениеләренә кишер, чөгендер һәм бәрәңге кирәк. Бәрәңгене 80 гектар мәйданда утыртабыз. Аны бик эре дип әйтә алмыйм, әмма безнең өчен анысы мөһим дә түгел. Аларның уртача, бер зурлыкта булуы кирәк, чөнки эре бәрәңге бәрелеп, зыян килә. Шуңа күрә махсус Гала сортын үстерәбез. Аның күзләре тирән түгел, – ди Минталип Миннеханов. – Без балаларга ризык әзерлибез дип, үзебезгә артык мәшәкать тудырабыз. Фураларга төяп озатсак, уңайлырак булыр иде анысы. Тик эш анда түгел. Җитештергән ризыгыбыз Татарстан балалары өчен булсын, дип тырышабыз.

Фермер әйтүенчә, быел эре хуҗалыклар бәрәңгене 20–25 сумнан сатарга ниятләп тора. Чөгендерне исә әлегә 20 сумнан җибәргәннәр.

Тәҗрибәле фермер яшелчәләрне алу, саклау буенча киңәшләрен дә җиткерде.

– Кишер, чөгендер салкынрак һава торышында алынырга тиеш. Шулай булганда ул яхшы саклана. Халык уңышын ала башлады инде, чөнки алар үзләре өчен утырта бит. Күләме дә күп түгел. Мин һәрвакыт халыкка бәрәңге базларын, подвалларын төтен шашкалары белән яхшы итеп әзерләргә киңәш итәм. Вентиляция дә яхшы булырга тиеш. Аннан соң яшелчәләрне аерым-аерым бүлекләрдә сакларга кирәк. Чөгендер – бер, бәрәңге – икенче, кишер өченче бүлектә сакланырга тиеш. Бәя кыйммәт булмасын өчен үзебезгә күпләп утыртырга кирәк, – диде ул.

Минталип Миннеханов әйтүенчә, бәрәңге чәчәккә бөреләнеп, сабаклары саргая башлап көйгәнчегә кадәр үсә. Бакча 80 процент саргайса, бәрәңге сабагын чабып алырга кирәк, ди ул. Казыганчы 10 көнләп тотсагыз яхшы, чөнки сабагыннан өзелгән бәрәңге бу вакыт эчендә ныгып бетә һәм андый бәрәңгедән инфекцияләр дә юкка чыга.

– Өлгерешкә килгәндә, бәрәңгенең өлгереше сортка бәйле, – ди ул. – Хәтта 45 көндә ашарлык булып өлгерә торган бәрәңге бар. Ләкин ул бик тәмле булмый. Кышка саклар өчен уртача һәм соң өлгерә торган сортларны сайлыйлар. Май башында утырткан бәрәңгеләр алырлык булып өлгерде инде хәзер.

Бәрәңге уңышы ничек?

Илсум Садыйков (Арча районы Утар Аты авылы):

– Узган атнада бәрәңгене ала башладык. Уңыш яхшы чыга. Узган ел начар булгач, кәеф төшкән иде. Быел шөкер итә торган булды, дип куанабыз.

Наилә Мөхәммәтҗанова (Мөслим районы):

– Районда бәрәңге ала башладылар. Уңыш төрле кешедә төрлечә дип әйтәләр. Мөслимнең үзендә яшәүчеләр зарланмый. Ә менә авылларда начар. Әниләрнең бәрәңге сабагы кибеп, корып бетте инде. Уңышы да, узган елгы кебек, бик начар. Күпчелек кеше шулай дип зарлана. Су сибеп үстерүчеләрнеке генә шәп, ахрысы.

Гөлназ Гыйләҗева (Мамадыш районы Баскан авылы):

– Узган ел белән чагыштырганда, быел бәрәңге вак. Эре дигәннәре юк диярлек. Барысы да уртача зурлыкта. Сакларга өчкә аерып куйдык: вак, симәнәлек һәм ашар өчен.

Эльвира Мозаффарова (Яшел Үзән районы Акъегет авылы):

– Узган атнада дәү әнинең бакчасында бәрәңге алдык. Май бәйрәмнәрендә утырткан идек. Гадәттә августның соңгы көннәрендә урнаштыра идек, быел эшләрне иртәрәк тәмамладык. Быел үзенчәлекле ел булды – бик эссе иде. Беренче тапкыр 34 градус эсседә бәрәңге алдык. Бәрәңге пешмәсә ярар иде, дип тә борчылдык. Шуңа күрә өстен дә алдан чабып куймадык. Алган берен сортларга аерып, базга урнаштыра да бардык. Безнең баз бик күптәнге, таш, бик салкын. Шуңа күрә анда бәрәңге яхшы саклана. Уңышка килгәндә, елына күрә яхшы. Ләкин бик шәп дип әйтә алмыйм. Кама Тамагы районында яшәүче каенаналар да уңыштан канәгать. Узган ел тирес керткән идек, шуның да файдасы булды.


Фикер өстәү