«Хәрби билет» сатып алуда гаепләнүче хоккейчы Әнвәр Сөләймановка хөкем карары чыгарылды

Уфада суд Башкортстанның «Салават Юлаев» хоккей клубында тәрбияләнүче 22 яшьлек Әнвәр Сөләймановны армиядә хезмәт итмәс өчен ришвәт бирү эше буенча шартлы рәвештә биш елга ирегеннән мәхрүм иткән, дип яза .

Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, хоккейчы элеккеге полиция хезмәткәре аша хәрби комиссариат хезмәткәренә чыккан һәм аның аша 170 мең сумга хәрби хезмәткәр кенәгәсен сатып алган.

Хөкем карары чыгарылганнан соң Сөләйманов үзе суд карарына шикаять бирелмәячәген әйткән.

Хәзер егет Казанның «Феникс» командасы өчен уйный.


Фикер өстәү