Гемоглобинны күтәрү ЫСУЛЫ

* Бер үк күләмдә яңа сыгылган кара торма, кишер, кызыл чөгендер, гранат соклары алып, барысын бергә болгатыгыз. Банкага бушатып, өстен каплап, 3 сәгать җылы духовкада төнәтегез дә, суынгач, сөзегез.

* 1әр аш кашыгы вакланган миләш һәм гөлҗимешкә ике стакан кайнар су агызып, шуны сүрән утта 5 минут кайнатасы. Савытны калын сөлге белән төреп, бер тәүлек тоткач, сөзәргә кирәк. Аз гына бал салырга да була. Төнәтмәне көнгә 3–4 мәртәбә ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.

* 300әр грамм күрәгә, йөзем, караҗимеш, инҗир, кабыклы 2 лимонны (төшләрен алырга) иттарткыч аша чыгарасы да, тәменә карап, бал салырга, барысын бергә яхшылап болгатырга кирәк. Катнашманы пыяла банкада суыткычта саклыйсы. Шуны көнгә 3–4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәргә.


Фикер өстәү