Чәчү эшләре соңарды, әмма куркыныч түгел  

Яңгырлы һәм салкын һава торышы булу сәбәпле, быел чәчү эшләре ике атнага соңара. Кайбер культураларны утырту вакыты тоткарланса да, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, моның уңышка әллә ни зур йогынтысы булмаячак.  

– Иртә язын чәчелә торган ашлык культуралары, шул исәптән, ашлыкка кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере, соя утыртыр өчен уңышлы вакыт узып бара. Көнбагыш 95–105 көн эчендә өлгерә. Шул ук вакытта әлеге культураны җыеп алыр өчен күп вакыт кирәк. Бүген әле рапс, борчак һәм карабодай утырту өчен вакыт бар. Утыртырга соңга калган культураларны алар белән алыштырырга тәкъдим итәбез. Аларга сорау елдан-ел арта. Шулай булгач, соңга калуда куркыныч юк. Төп чәчү эшләрен төгәлләп киләбез. Алга таба күп нәрсә һава торышына бәйле. Яңгырлар язгы кыр эшләрен бераз тоткарлады, ләкин дым запасы да яхшы гына тулыланды, – диде министр.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, апрель – майда республика буенча уртача 139 мм явым-төшем булган. Бу күпьеллык уртача күрсәткечләр ике тапкыр арткан дигән сүз.

Утыртырга соңга калган культураларны алыштырырга туры килсә дә, ашлык белән тәэмин ителешкә зур йогынтысы булмаячак, дип ышандырды министр.

– Алар әллә ни зур мәйданнар түгел. Һәр хуҗалык эш планын үзенә яраклаштыра. Маллар күп тотучылар өчен терлек азыгы әйбәт кенә булачак. Быел күпьеллык үләннәрнең беренче каты яхшы булырга тиеш, –  диде ул.

Әлеге вакытта республикада 1,68 млн гектар мәйданда язгы культуралар чәчелгән. Бу – барлык мәйданнарның 91 проценты дигән сүз. Инде эшләрен төгәлләүче районнар да бар. Әтнә, Лениногорск, Зәй, Биектау, Актаныш – әнә шундый алдынгылар рәтендә. Министр бүген-иртәгә эшләрен төгәлләячәк районнарны да атады. Алар – Мөслим, Алабуга, Балтач, Тәтеш, Сарман, Тукай һәм Спас районнары. 5 июньгә исә Татарстанда чәчүне барлык районнар да төгәлләр, дип өметләнә министр.

Шул ук вакытта чәчүгә иртә чыгып, эшләрен бүгенгә кадәр тәмамламаучылар да бар.

– Географик урынына бәйле рәвештә, Питрәч, Саба, Югары Ослан, Әгерҗе районнары чәчүгә соңрак керешкән иде. Ә Бөгелмә, Баулы, Чүпрәле районнары, эшне беренчеләрдән булып башлап, чәчү эшләрен тәмамларга тиешләр иде, ләкин күрсәткечләре төньяк районнар дәрәҗәсендә генә, – диде Марат Җәббаров.

Аның сүзләренчә, эшне болай озакка сузу һава торышына гына бәйле түгел. Аны  техника җитәрлек булмау, запас частьлар белән авырлыклар булу да тоткарлый.

Чәчү – болай да мәшәкатьле һәм чыгымлы эш. Быел хуҗалыкларга билләрен тагын да кысыбрак буарга туры килде. Барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында, ашлама, орлык, энергия ресурслары, запас частьларга бәяләр шактый күтәрелде. Шуңа күрә хуҗалыкларның чәчү, кыр эшләренә тотылган чыгымнары узган ел белән чагыштырганда, бик нык артты, дип бәяләде министр.

Санкцияләр кертелгәннән соң, хуҗалыкларга орлыклар белән тәэмин ителү мәсьәләсендә дә шактый гына өстәмә мәшәкатьләнергә туры килгән иде.

– Быелга җитәрлек орлык бар, – дип аңлатма бирде Марат Җәббаров. – Аларның барысы да чит илдән кертелде. Әлеге вакытта башка илләр, җитештерүчеләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Киләсе елга ничек булыр, әлегә бу сорауга минем ачык кына җавабым юк. Билгеле, борчу бар. Үз илебездә җитештерелгән орлыкларның сыйфаты чит илнекеләрдән калыша. Әгәр аларны алып керә алмасак, Россия үз орлыклары белән тулысынча тәэмин итә алачак.

Күпчелек хуҗалыкларның терлек азыгы җыя торган комбайннары да әзер. Бу мәсьәләдә Югары Ослан, Әгерҗе, Буа һәм Алексеевск районнары гына графиктан калыша.

Дүшәмбе көнне Бөтенроссия ашлык форумында Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев быел рекордлы күрсәткечләргә якын уңыш алачагыбызга ышанычын белдергән иде. Марат Җәббаров да моңа өметләнүен яшермәде.

– Узган ел да бик матур башланган иде югыйсә. Кышы да карлы, дымы да җитәрлек иде. Тик кояш чыкты да көзгә кадәр кыздырды. Узган ел хуҗалыкларга да бик авыр булды. Шуңа күрә быел яхшы уңыш булсын иде, дип телибез. Моның өчен бик күп эш эшләнә. Мул уңыш алып, аны яхшы бәядән сатарга өметләнеп торабыз, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү