Казанда шашлык сату ноктасында бер ир өч кешегә пычак белән һөҗүм иткән

Әлеге хәл 30 май көнне булган. Полициягә билгесез ир-атның Казанның бер шашлык сату ноктасына һөҗүме  турында хәбәр итәләр.

Билгесез ир кафега кереп, өч кешегә пычак белән һөҗүм итә. Барлык зыян күрүчеләрне хастаханәгә озаталар. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре һөҗүм итүчене эзли, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


Фикер өстәү