Тукай районы эчке эшләр бүлеге башлыгы эштән алынды

Укучыларны җәлеп иткән өйрәнүләрдән соң Тукай районы эчке эшләр бүлеге башлыгы эштән алынды. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе Тукай районында мәктәп укучылары белән булган хәл буенча хезмәт тикшерүен тәмамлады. Аның нәтиҗәләре буенча Эчке эшләр органнарыннан берничә хезмәткәрне эштән азат итү турында карар кабул ителде.

Шулай итеп, күнегүләрне үткәрү урынын күчерү һәм балигъ булмаганнарны җәлеп итү турында нигезсез карар кабул иткән өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенең өлкән оператив кизү торучысы эштән алынды.

Өйрәнүләрне оештыру һәм үткәрүне тиешенчә контрольдә тотмаган, шулай ук хәл турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге полиция начальнигы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручыны эштән азат иттеләр. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлек җитәкчесе дә өйрәнүләрне үткәрүне контрольдә тотмаган өчен эшеннән алынды.

Моннан тыш, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив идарәсе башлыгына, аның урынбасарына һәм идарәнең өлкән инспекторына, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы Тукай районы бүлегенең полиция начальнигына һәм аның урынбасарына хезмәт вазифасына өлешчә туры килмәү турында кисәтү булды.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, прокуратура шулай ук Новотроицк мәктәбендә өйрәнүләргә бәйле тикшерүне тәмамлаган.

«Татар-информ» 

Фикер өстәү