Казанны «Больше, чем путешествие» программасында катнашучылар үз иткән

Казан «Больше, чем путешествие» программасында катнашучылар өчен иң популяр юнәлешләрнең берсенә әйләнгән. Программаны «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы, «Белем» җәмгыяте, Ростуризм, Росмолодежь, Фән һәм югары белем министрлыгы тормышка ашыра. Илнең күренекле урыннары белән танышу гына түгел, бәлки әле экология, фән, бизнес өлкәләрендә, иҗтимагый тормышта үзеңне күрсәтү, яңага өйрәнү мөмкинлеге дә бирердәй тиңдәшсез программа бу. Президент платформасының 26 проекты җиңүчесенә һәм призерларга әнә шундый сәфәр бүләк ителгән.

Узган елның сентябреннән быел майга кадәр барлыгы 23 меңнән артыграк кеше ил буйлап сәфәр кылган инде. Шуның 1134е Казанда булып киткән. Сәяхәтчеләр Иске Татар бистәсе, Казанның борынгы урамнарында күпгасырлык корылмалар, гыйбадәтханәләр белән хозурланган. Алар шулай ук Иннополис фән шәһәрчегенә барып, алдынгы технологияләр белән танышкан, аларны тормышта ничек кулланып булуын күргән.

Программа 4 елга исәпләнгән. Ул Россия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Аның өчен һәр ел саен 2 миллиард сумнан артыграк акча бирелә. Программада төрле яшьтәге кешеләр катнаша. Иң өлкәненә – 90 яшь.


Фикер өстәү