1 июньнән Татарстанда яшәү минимумы күләме арта

1 июньнән республикада җан башына яшәү минимумы күләме арта: моңа кадәр ул 10756 сум булса, хәзер, 1076 сумга ишәеп, 11832 сум  тәшкил итәчәк.

Хөкүмәт карары проекты «Рәсми Татарстан» порталына урнаштырылган. Аның нигезендә, эшкә сәләтле халык өчен әлеге күрсәткеч 12896 сумга (моңа кадәр 11724 сум иде), пенсионерлар өчен – 10175 сум (9250 сум иде), балалар өчен – 11476 сумга (10433 сум) җитәчәк.

Бу  чара Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча күрелә. 25 майда ул, эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе, яшәү минимумы һәм минималь хезмәт хакы күләме июнь аеннан 10 процентка артачак, дип белдерде.


Фикер өстәү