«Үлән яндырам дип урманнарга да зыян салырга мөмкин»

Татарстанда 26 апрельдән 16 майга кадәр янгынга каршы гадәттән тыш махсус режим кертелә. Бу хакта Росия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте. Быел үләнгә ут төрткән кешеләргә җәза каты булачак. Һәр ут чыгу очрагы беркетмәдә теркәләчәк. Баш коткаручы бу хакта Татарстан Президентына да җиткергән.

Министрлар Кабинетында узган Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында район башлыкларына көннәр җылытуга әзер булырга куштылар.

– Көннәр җылыну белән кипкән үләнгә ут төртү очраклары арта. Үлән яндырам дип урманнарга да зыян салырга мөмкин. Авыл  хуҗалыгы җирләрендә дә коры үләнне яндырып кына котылмакчы булалар.  Тик янгын тиз тарала,  көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин, – диде Премьер- министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. – Соңгы ун елда Татарстанда янгынга каршы үткәрелүче чаралар аркасында урманнар януга юл куелмый. Тик әлеге дә баягы  торак пунктлар янәшәсендәге, бакчалардагы чүп-чар һәм кипкән үлән ут чыгу куркынычы тудыра. Ел саен тикшерүләр шуны күрсәтә:  үзең яшәгән урыннарны чүптән арындыру эшләре акрын башкарыла, су белән тәэмин итү һәм халыкка хәбәр итү җайланмалары әзер түгел.

Киләсе атнада синоптиклар җылы көннәр вәгъдә итә. Димәк, бу чор аеруча җаваплы. Коткаручылар су басу куркынычы турында да кисәтә. «ВТ» журналисты йортларын су басу куркынычы булган гаиләләр белән даими элемтәдә тора.  Яшел Үзән районының Татар Танаенда Гөбенә елгасы суы күтәрелеп, урамга  керсә дә, трактор чакырып суның юлын үзгәрткәннәр. Балтач районының Борнак авылында яшәүчеләр исә, әкренләп кар кими, әмма су басарга охшамаган, дип өметләнеп торалар. Су күтәрелү белән бергә елгада бату куркынычы да арта. Күптән түгел Алабуга районының Иске Юраш авылында 8 яшьлек сабый Юраш елгасында батып үлде. Коткаручылар язгы чорда аеруча сак булырга куша. Су күтәрелгәндә елга буйларына бармаска киңәш итәләр. Әти-әниләргә дә балаларын кисәтергә кирәк, ди алар.

– Күпме генә әйтелсә дә, әле дә ташуга әзерлексез районнар бар. Спас районында бер буаны су баса. Алар чаң сугып, Президенттан акча сорый. Ә бит су ташуны булдырмый да калырга була иде. Шул буаны узган ел төзекләндергәннәр. Тик менә көз көне суын җибәрмәгәннәр. Су китмәгәч, ул язын арта инде. Әле көннәр тәмам җылытканчы, вакыт бар. Һәр район ташуга нык әзерлекле булырга тиеш, – диде Рафис Хәбибуллин.

Министр янгыннарга  юл куймаска да чакырды.

– Ташу китсә, янгыннар килә. Узган ел үлән яна дип тәүлегенә 50–60 чакыру булды. Моны туктатырга кирәк. Үлән үзеннән-үзе янмый. Кемдер шырпы сыза. Яндырмыйча да була бит! Коткаручыларның эше җитәрлек. Узган елның ноябрь аеннан бирле янгыннарда кешеләр үлә. Аларны сакларга, кисәтү эшләре алып барырга кирәк. Һәр йортка янгын хакында хәбәр бирүче җайланма куймыйча, фаҗигаләр кимемәячәк. Җайланманың файдасы бар. Шушы көннәрдә генә Теләче районында янгында өлкән яшьтәге ханым җиһаз ярдәмендә исән-сау калды, – ди баш коткаручы. – Янгын очраклары һаман бер районнарда күзәтелә. Ни өчен профилактика чаралары уздырылмый? Нигә фаҗигаләр кабатлана? Янгын куркынычы булган урыннар хакында хәбәр итүче мобиль кушымта бар. Шуны  йөкләтәсе югыйсә…

Рафис Хәбибуллин дөрес әйтә. Үлән беркайчан да үзеннән-үзе янып китми. Без – кешеләр үзебез гаепле. Яз җитүгә күңел табигатькә тартыла. Узган елгы коронавируска бәйле вазгыять  аркасында урманнар ял иткән иде. Быел ни булыр?

–  Республикада II типтагы – 20, III типтагы 5 урман-янгын станциясе эшли. Алар һәрвакыт әзер тора. Биредә җитәрлек техника тупланган.   Республиканың урман-янгын үзәгендә  кайда нәрсә, яна шул хакта хәбәр итүче махсус җайланма куелган. Безгә хәбәр килүгә, янгын чыккан урындагы урманчылык хезмәткәрләре шул минутта ук эшкә керешә. Җәяү күзәтеп йөрүче кешеләребез дә бар. Без 6 айга махсус эшчеләр яллыйбыз. Барысы да укытылган, янгынга каршы тору чараларын белә, – диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов. – Шулай ук янгыннар куркынычы вакытында урманнарны күктән дә күзәтәчәкбез.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев, янгын куркынычсызлыгы кертелгән чорда штрафлар күләме дә ике тапкыр арта, тәртип бозучылар җинаять җаваплылыгына тартылачак, дип искәртте.

– Узган ел Татарстанда шул чорда 24 кеше янгыннарда һәлак булды. Узган ел апрель-май айларында Татарстанда 1,5 мең янгын очрагы теркәлеп, 275 млн сумлык зыян килде. Янгыннарның өчтән бер өлеше коры үләнне яндыру нәтиҗәсендә килеп чыкты. Мондый хәлләр Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән районнарында күзәтелде. Республикада урманнарга якын урнашкан 50 бакчачылык ширкәте, 80 балалар лагере контрольгә алыначак, – ди ул. – 26 апрельдән 26 майга кадәрге чорда коры үләнгә ут төртү ярамаячак. Торак пунктларына һәм урманга якын җирләрдә учакта, мангалда ризык әзерләү тыела. Узган ел бу чорда 330 штраф салынды.

Янгынга каршы кертелгән режим вакытында  учак ягучы физик затларга – 2 меңнән  4 меңгә кадәр, вазифаи затларга – 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затлар 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф каралган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү