Ким Миңнуллин: « Татарча икән, хатасыз булсын»

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин әйтүенчә, татар теле кулланышын визуаль чаралар ярдәмендә арттырып була. Галим бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Фәннәр Академиясендәге утырышында сөйләде:

— Телнең кулланылышын визуаль мәгълүмат чаралары ярдәмендә арттырып була. Монда ысуллар бик күп. Мәгълүмати табличкалар, элмә такталар, тышкы һәм эчке мәгълүмати блоклар һәм башкалар. Оешмаларда телне куллану җәһәтеннән программа эшләнгән, хөкүмәт карары бар. Механизм эшләнә башланды, әмма кимчелекләр дә юк түгел әле. Әйтик, элмә такталарда дәүләт телләренең кулланылышы һәм татар телендә дөрес язылышы барыбызны да борчуга сала. Кибет һәм коммерция юнәлешендә эшләүче оешмалар элмә такталарны рус һәм инглиз телендә генә әзерли. Транспорт һәм сәүдә өлкәсендә дә ике тел куллануны тәэмин итү буенча да эшлисе эшләр байтак.
Ким Миңнуллин хаталы элмә такталарны табып бүләк оту мөмкинлеге биргән бәйге турында да искә төшерде. Бүгенге көндә халыктан 130 хат кабул итеп алынган икән инде.


Фикер өстәү